Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
14 август , 16:40

Үз эшен ачарга тәвәккәлләгәнгә

Үз бизнесын ачу мәсьәләләре буенча бердәм консультацияләр көнендә күп сорауларга җавап табып була иде.

Үз эшен ачарга тәвәккәлләгәнгә
Үз эшен ачарга тәвәккәлләгәнгә

Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең территориаль бүлегендә «Үз бизнесыңны ачу мәсьәләләре буенча бердәм консультацияләр көне»узды. Эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм турында мәгълүмат алырга теләүчеләр белгечләргә мөрәҗәгать итә алды. Район Хакимиятенең эшмәкәрлек һәм туризм буенча баш белгече Айсылу Җиһангирова ярдәм чаралары турында сөйләде һәм бизнесны оештыру буенча киңәшләр бирде. Шулай ук стартта бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алу шартлары турында да фикер алыштылар.

 

Автор:
Читайте нас