Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
29 Май , 09:22

Ирина Борһанова —проект дипломанты

Шәхси эшкуар Ирина Борһанова - "Башкортстан продукты"проекты дипломанты булды. Райондашларыбызның югары хезмәт күрсәткече бу.

Ирина Борһанова —проект дипломанты
Ирина Борһанова —проект дипломанты

Шәхси эшкуар Ирина Борһанова - "Башкортстан продукты"проекты дипломанты исеменә лаек. "Башкортстан продукты" сыйфат билгесе дипломын Ирина Борһановага әлеге проект җитәкчесе, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар базарын мониторинглау бүлеге башлыгы Светлана Дивнич тапшырды. Димәк, безнең район территориясендә җитештерелә торган продуктның сыйфаты сыналган һәм куллану өчен куркынычсыз дигән сүз. Ирина Борһанованы махсус билге алуы  күркәм казаныш. Уңышлар һәм бизнесның чәчәк атуына алга таба бер адым ул.

Эзләүчән, тырыш яшьләр үзләрен эшкуарлыкта таба. Хәрәкәткә бәрәкәт бар, диләр бит халыкта. Үз юлларын ышанычлы адымнар белән алга атларга язсын. Яңадан -яңа уңышлар тәвәккәлләргә!

 

Автор: Рима Валиева
Читайте нас