Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
21 июнь , 09:43

Районда туризм үсештә

Бу җәйдә районда  “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында “Түбәтәй” глэмпингы һәм  “Ямурза ишегалды" ял итү комплексы үз ишекләрен ачарга җыена.

Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә

Әле кайчан гына республикада туризм юнәлеше ныклы булмаса да, хәзерге вакытта туризм һәм кунакчыллык индустриясе интенсив үсеш ала. Туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да. Барысы да бербөтен.

Радий Хәбиров республика Башлыгы вазифасында үз эшен башлаганда Башкортстанда эчке туризм үсеше белән бәйле хәлне кискен, дип атаган иде. Ул җитди проблеманы вакытындагы кирәкле инфраструктураларның булмавы һәм аз булуы белән бәйләде. Шул вакыттан алып Радий Хәбиров кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче компанияләр һәм эшкуарлар өчен грантлар, субсидияләр, салым ташламалары системасын булдырырга карар ителде.

Хәзерге вакытта төбәктә туризмны үстерүдә республика Башлыгы ярдәме белән булдырылган Башкорт озын гомерлелеге, мәктәп һәм сәнәгать туризмы программаларының ярдәме зур.

Башкортстан Республикасы туризм юнәлешендәге төп статистик күрсәткечләр буенча лидерлар арасында.  Төбәкнең туризм инфраструктурасын үстерү хисабына алга таба уңай динамиканы тәэмин итү мөһим. 2023нче елда бу максатларга 1,5 млрд сумга якын федераль акча җәлеп ителгән.

Биредәге өлкәдә инвестиция инициативаларын гамәлгә ашыру өчен даими рәвештә уңайлы инструментлар булдырыла. Республика Башлыгы инвестиция сәгатьләре кысаларында проектларны шәхсән карый һәм аларга ярдәм итү турында карарлар кабул итә.

Әле күптән түгел генә Салават районында “Салават җире” тарихи-мәдәни комплекс ачылды. Аны “Янгантау” геопаркы территориясендә элеккеге Тикәй авылы урынында республиканың милли герое һәм халык шагыйре Салават Юлаевның туган авылы урынында булдырдылар. Комплекска керү “Батырга табыну үзәне”ннән башлана. Биредә истәлекле стела, таш тирмә (таштирме), шулай ук комплекс элементларын берләштерүче күзәтү мәйданчыгы һәм амфитеатр ролен үтәүче такталы түшәм урнаштырылган. Моннан тау битләве буенча 700 метр озынлыктагы сукмак башлана.

Балтач районында да туризм юнәлеше үсеш юлында. Туризм икътисади һәм социаль проблемаларны хәл итүдә, өстәмә эш урыннары булдыруны, икътисади актив халыкның мәшгульлеген арттыруны тәэмин итеп, икътисади эшчәнлекнең күп кенә бәйләнешле өлкәләренә дә стимул бирә.

Бу җәйдә районда  “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында “Түбәтәй” глэмпингы үз ишекләрен ачарга җыена.

Көндәшле авылында глэмпингны Лиана һәм Илдар Сәхиповлар гаиләсе ачарга әзерләнә. Алар дәүләт тарафыннан ярдәм алганнар һәм үз акчаларын өстәгәннәр. Заманча А-фрейм стилендә инновацион өйләр булдыру хыялын тормышка ашыра башлаганнар.

-Башка районннарда мондый заманча ял итү урыннарын күргән идек. Безгә бик ошады. Һәм районда да шундый урын ясарга булдык. Моның өчен биредә барысы да бар – матур урын, күле, сокланып туя алмаслык табигать... Бернинди дә ярдәмсез зур эшләр башкарып чыгып булмый шул. Бәхеткә, район, республика буенча туризм юнәлеше соңгы еллларда ныклы үсештә.  Үз эшеңне башлап җибәрер өчен төрле грантлар, субъсидияләр бар. Безгә инде “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмгә килде, - ди Илдар Сәхипов глэмпинг комплексы белән таныштырганда.

 Туристларга уңайлы булсын өчен Сәхиповлар вак-төяккә кадәр игътибар итә: мунча комплексы, буа, махсус сукмаклар, һәр өйнең үз мангал зонасы, декоратив агачлар һәм куаклар,  кыш көннәрендә тюбингта шуу урыны, мотоциклларда һәм квадрациклларда йөрер өчен “Джип-триал” трассасы, фотога төшү зонасын булдыру да күз уңында тота алар.  Фотозона өчен бер урында фацелия чәчәкләре утыртылган.

Әлегә 6 заманча өй сафка басарга әзерләнә. Аларның һәрберсе 4 кешедән торган компанияне сыйдыра. Сәхиповлар планнарында алда тагын да киңәю күздә тотыла - өстәп 2 өй төзергә.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проект кысаларында балтачлыларның районда  рәхәтләнеп ял итү урыннары булдыру – үзе бер куаныч күренеш.

Туризм өлкәсендә үз эшеңне башлап җибәрү - тырыш һәм, иң мөһиме, тәвәккәл эшкуарлар кулыннан килә торган җитди адым. Ә Балтач районында, бәхеткә, мондыйлар бар. Шундыйларның берсе – Лилия Хәйруллина. Ул да “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмендә төзелгән “Ямурза ишегалды" объектын июль аенда ачарга ниятли. 

-Гадәттә ял итәргә дигән сүне ишетү белән чит якларны, илләрне күз алдына китерәбез. Анда рәхшт, бер сүз дә юк. Тик менә үзеңнең туган җиреңнең гүзәл табигәте кочагында рәхәтләнеп ял итүгә нәрсә җитә соң?! Безнең “Ямурза ишегалды” ел әйләнәсенә кунакларны кабул итәчәк, - ди Лилия Хәйруллина ял итү комплексы белән таныштырганда һәм алда торган максатларны билгеләгәндә. 

Биредә әлегә ике номерлы беренче кунак йорты төзелеше тәмамланып ята.  Бу бина заманча барнхаус стилендә. Барлык уңайлыклар да бар, кунакларны уңайлы шартлар көтә. Монда кошлар сайравына “күмелгән” буа да бар. Һәр номер 4 кешелек урынга тәгаенләнгән. Тиздән монда махсус сукмаклар, мангал зонасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары, декоратив агачлар һәм куаклар,  мунча, тандыр, помпей миче,  фурако чаны. Соңгысы кыш көннәрендә дә җылы суда коену мөмкинлеге бирә.

“Ямурза ишегалды” хуҗасының алга таба планнары зур – базаны үстерү һәм киңәйтү, тагын да А-фрейм стилендә инновацион өй төзү, кунакларны җәлеп итү.

Районда туризмны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар – искиткеч гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш халкы һәм географик урнашуы да отышлы.  Яхшы ял өчен үсешкән туризм инфраструктурасы булу бик ммөһим. Кунаклар өчен уңайлы шартлар булдырган тырыш һәм булдыклы эшкуарларга тик хөрмәт-ихтирам. Районда мондый урынннар тагын да артыр, дигән ышанычта калабыз.

Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Автор:
Читайте нас: