Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
17 апрель , 15:54

Эшкуарлык өлкәсендә яшьләргә юллар ачык

Радмир Нурмөхәмәтов – районда уңышлы эшләгән шәхси эшкуарларның берсе.

Эшкуарлык өлкәсендә яшьләргә юллар ачык
Эшкуарлык өлкәсендә яшьләргә юллар ачык

Радмир Нурмөхәмәтов Иске Балтач авылы егете. Күптән түгел генә, 2 ел элек чамасы, үз эшен ачып җибәрсә дә, ул тиз арада күтәрелеп китә. Бүгенге көндә Радмир Рәмил улы “Лидер” һәм “Престиж” такси хезмәте, “Spartpizza”, “Spartbeer”, “ЧикенБар” һәм балалар өчен бәйрәмнәр мәйданчыгы  хуҗасы.

Әңгәмә барышында героебызга ”Эшкуар булу ничек ул”, “Хәзер бит сез үз-үзегезгә начальник” кебек сорауларны бирми кала алмадым.

—Бу ял көннәрсез эшләү дигән сүз, — дип көлеп куйды әңгәмәдәшебез. — Һәрвакыт телефонда, юлда, теләсә кайсы вакытта тиз арада килеп чыккан төрле мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булырга кирәк. Ә андый мәсьәләләрнең саны бихисап. Тырыш, максатчан, сабыр,  салым законнарында, бухгалтерлык исәп-хисапларында аңларга һәм коллектив белән бербөтен булып эшләргә белергә кирәк. Кыскасы, таләпләр күп. Эшкуарларның тормышы мавыктыргыч инде ул. Дөнья булгач, төрле чаклар була. Сер түгел, кыенлыклар да аз түгел. Ләкин мин бернәрсәгә дә зарланмыйм, үзем сайлаган эшем ошый.

Радмир Нурмөхәмәтов район тормышында да актив катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм итүдә зур активлык күрсәтә. Барлык республикага гөрләп үткән “Табынфест-2023” V Төбәкара Табын ыруларының яшьләр фестивален оештыруда да үз өлешен кертте. Шулай ук ул район Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзасы буларак та район тормышындагы мөһим эшләрдән читтә калмый.

Әңгәмә ахырында ул яшьләргә үз эшләрен башларга курыкмаска өнди. Замана белән бергә атлап, төрле эшләрне эшләүгә яраклашып яшәргә кирәк. Соңгы елларда эшкуарларга дәүләт күләмендә төрле ярдәм чаралары да булдырылды. Иң мөһиме, булдыра алмасмын дип курыкмаска. Тырышсаң, барысы да була.

Автор:
Читайте нас: