Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
29 июнь 2023, 08:40

Яшьләр эшкуарлыкка омтыла

Бу өлкәдә теләсә кем булдыра алмый. Ул бер үк вакытта тиз арада төрле җитди карарлар кабул итә белергә, кешеләр белән аралаша һәм эшли белергә, үз-үзенә ышанычлы булырга һәм, иң мөһиме, көчле сиземләү сәләтенә ия булырга тиеш. Мондый сыйфатларның барысы да эшсөярлеге белән зур уңышларга ирешкән Радмир Рәмил улы Нурмөхәмәтовка хас.

Яшьләр эшкуарлыкка омтыла
Яшьләр эшкуарлыкка омтыла

Соңгы елларда шәхси эшкуарлык өлкәсе зур үсеш алды. Бу елның 1нче июненә районда  280 эшкуар исәпләнә. Үткән елга карата бу 31гә күбрәк.

Эшкуарлык өлкәсе ул бик катлаулы, күпкырлы һәм тынгысыз өлкә, дисәк ялгыш булмас. Бу өлкәдә теләсә кем булдыра алмый. Ул бер үк вакытта тиз арада төрле җитди карарлар кабул итә белергә, кешеләр белән аралаша һәм эшли белергә, үз-үзенә ышанычлы булырга һәм, иң мөһиме, көчле сиземләү сәләтенә ия булырга тиеш. Мондый сыйфатларның барысы да эшсөярлеге белән зур уңышларга ирешкән Радмир Рәмил улы Нурмөхәмәтовка хас.

Радмир Нурмөхәмәтов Иске Балтач авылы егете. Күптән түгел генә, 2 ел элек чамасы, үз эшен ачып җибәрсә дә, ул тиз арада күтәрелеп китә. Бүгенге көндә Радмир Рәмил улы “Лидер” һәм “Престиж” такси хезмәте, “Spartpizza”, “ЧикенБар” һәм  ”ФОРШТАДТ” эчемлекләр кибет-бары хуҗасы.

Әңгәмә барышында героебызга ”Эшкуар булу ничек ул”, “Хәзер бит сез үз-үзегезгә начальник” кебек сорауларны бирми кала алмадым.

—Бу ял көннәрсез эшләү дигән сүз, — дип көлеп куйды әңгәмәдәшебез. — Һәрвакыт телефонда, юлда, теләсә кайсы вакытта тиз арада килеп чыккан төрле мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булырга кирәк. Ә андый мәсьәләләрнең саны бихисап. Тырыш, максатчан, сабыр,  салым законнарында, бухгалтерлык исәп-хисапларында аңларга һәм коллектив белән бербөтен булып эшләргә белергә кирәк. Кыскасы, таләпләр күп. Эшкуарларның тормышы мавыктыргыч инде ул. Дөнья булгач, төрле чаклар була. Сер түгел, кыенлыклар да аз түгел. Ләкин мин бернәрсәгә дә зарланмыйм, үзем сайлаган эшем ошый.

Радмир Нурмөхәмәтов район тормышында да актив катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм итүдә зур активлык күрсәтә. Алдагы көннәрдә үтәчәк “Табынфест-2023” V Төбәкара Табын ыруларының яшьләр фестивален оештыруда да үз өлешен кертә. Шулай ук ул район Советы каршындагы Яшьләр советының әгъзасы да.

Әңгәмә ахырында ул яшьләргә үз эшләрен башларга курыкмаска өнди. Соңгы елларда эшкуарларга дәүләт күләмендә төрле ярдәм чаралары да булдырылды. Барысы да үзеңнән тора.

 

Spartpizza” пиццериясе — Совет урамы, 30 (“Восток” супермаркетының 1нче каты), +7 (927) 232-95-45.

“ЧикенБар” шаурма ноктасы — Совет урамы, 50 (район Хакимияте янында), +7 (937) 782-26-66.

”ФОРШТАДТ” эчемлекләр кибет-бары — “Звездный” сәүдә үзәгендә.

+7 (937)833-22-90 һәм +7 (937) 846-46-46 номерлары аша “Лидер” һәм “Престиж” такси хезмәтләрен чакыртырга мөмкин.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: