Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
7 июнь 2023, 14:50

Районда “Эшкуарлык атнасы” үтте

29нчы майдан 2нче июньгә кадәр районда “Эшкуарлык атнасы” үтте.

Районда “Эшкуарлык атнасы” үтте
Районда “Эшкуарлык атнасы” үтте

29нчы майдан 2нче июньгә кадәр районда “Эшкуарлык атнасы” үтте.

Әлеге атналыкка район Хакимияте бинасында үткән киңәшмәдә старт бирелде. Монда районның әйдәп баручы эшкуарлары белән иҗтимагый объектлар, шулай ук сәүдә объектларына якын территорияләрне төзекләндерү, тышкы рекламалар буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Атналык кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары турында эшлекле киңәшмәләр, концультацияләр, эшкуарларның эш урыннарына экскурсияләр оештырылды.

Шундый экскурсияләрнең берсе — “Династия” медицина үзәгендә үтте.

Әлеге үзәккә районда гына түгел, ә аннан читтә дә киң билгеле булган табиблар — Лилия һәм Илмир Каһировлар нигез салган. Социаль предприятиеләр реестрына кертелгән клиника профилактик һәм дәвалау-диагностик юнәлешендә эшли. Монда көндезге стационар, процедура, массаж, физиотерапевтик һәм операция кабинетлары эшләп килә.

Кабул итүне югары категорияле табиб-невролог Лилия Каһирова, хирург, уролог, эндоскопист, УЗИ табибы Илмир Каһиров, табиб-эндокринолог, нутрициолог, офтальмолог Эльвина Хәйдәрова, терапевт Динар Каһировлар үткәрә.

Биредәге атналыкны нәтиҗәләп, “Гаилә паркы”нда очрашу үтте. Барлык эшләрен читкә куеп, мөһим очрашуга җыелган эшкуарларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Ул барысына да хезмәттәшлек, районда икътисадны, төрле иҗади идеяләрне үстергән  һәм, аеруча, махсус хәрби операциядә булган якташларга ярдәм кулы сузган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чара барышында Гөлүсә Әмирҗановага “Атайсал — Кече Ватан” проектын тормышка ашыруда шәхси өлеш керткәне һәм актив катнашканы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты, эштәге уңышлары, югары һөнәри осталыклары һәм эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Дилара Гайниәхмәтова, Әлфия Садыйковаларга БР Эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Почёт грамоталары, күпъеллык намуслы хезмәтләре, республиканың сәүдә өлкәсендә үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Әдибә Нәҗметдинова, Роза Закирҗановаларга БР сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының Почёт грамоталары, Раушания Мөбәрәковага әлеге министрлыкның Рәхмәт хаты, шулай ук районның социаль-икътисадый тормышында актив катнашучы Галтаф Муллахмәтов, Фәния Хәбибуллина, Рита Әхмәтова, Фәнисә Гайфуллина, Эльмира Галләмшина, Рәфис Садыйков, Лилия Шакирова, Флидә Исламгалиеваларга район Хакимиятенең грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Эшкуарлар көнен “Гаилә паркы”нда үткәрү күркәм традициягә әверелде. Үткән елны эшкуарлар биредә алма үсентеләре утыртканнар иде. Быел инде утыркан агачларына QR-кодларын беркеттеләр. Шулай ук район үзәгенең Совет урамындагы укучылар аллеясын чәчәкләр белән бизәделәр.

Ары таба барысы да бердәм булып “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына ГТО нормативларын тапшырырга юлландылар.  Комплексның спорт мәйданчыгы гөрләп торды. Эшкуарлар озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, йөгерү кебек дисциплиналарда үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен сынадылар

—Саф һавада нормативларны тапшыру үзенчә бер бәйрәм булды. Бергәләшеп көлешеп, рәхәтләнеп барысын да тапшырдык. Барлык көндәлек мәшәкатьләрне онытып, күңелле итеп ял иттек, — диләр алар.

Мондый атналыкларның мөһимлеген әйтеп бетергесез. “Эшкуарлык атнасы”ның төп максатлары буларак әлеге юнәлешнең культурасын формалаштыру,районның эшкуарлык потенциалын үстерү, яшьләрне җәлеп итү, шәхси эш ачу мәсьәләләрендә ярдәм кулы сузу һәм дәүләт ярдәме чаралары турында тиешенчә аңлату булды.

Автор:
Читайте нас: