Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
13 гыйнвар 2023, 09:00

Елкычылык белән шөгыльләнергә исәбе

Быел беренче эшмәкәрлек сәгате үткәрелде. Районда яшәүче ат үрчетү буенча бизнес-проект тәкъдим итте.

Елкычылык белән шөгыльләнергә исәбе
Елкычылык белән шөгыльләнергә исәбе

Гариза бирүченең эш тәҗрибәсе, зур хуҗалыгы бар. Атлар сатып алырга планлаштыра. Проектның бәясе 3 млн. сумнан артык.

Көтүлек өчен җир, колбаса җитештерү цехы һәм бизнес-проектны тормышка ашыруда финанс ярдәме алуда ярдәм сорый. Иң мөһиме-проектны тормышка ашырганда эш урыннары булдырылачак.

"Җаваплы белгечләргә проектны гамәлгә ашырганда гамәлдәге законнар кысаларында, шул исәптән «Агростартап»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында крестьян-фермер хуҗалыгын булдыруда һәм үстерүдә ярдәм итәргә куштым. Мөрәҗәгать итүчегә «2019-2024 елларга Башкортстан Республикасының Балтач районы муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аларга ярдәм итү»муниципаль программасы буенча финанс ярдәменә гариза бирергә тәкъдим иттем"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендә шәхси профилендә язган.

Яңа юнәлештә эш башлаучыга уңышлар юлдаш булсын.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: