Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
20 октябрь 2022, 17:10

"Эшмәкәрлек сәгате" форматында очрашулар

Бүген умартачылык буенча бизнес-проект турында фикер алышу булды.

"Эшмәкәрлек сәгате" форматында очрашулар
"Эшмәкәрлек сәгате" форматында очрашулар

"Гариза бирүченең умартачылык өлкәсендә тәҗрибәсе бар, үсәргә һәм  аерым умарталык булдырырга теләге бар. Җиһаз, агач, җир участогы сатып алырга планлаштыра. Проектның бәясе 2 млн. сумнан артык. Бизнес-проектны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме күрсәтүне һәм умарталык өчен җир участогы алуны сорый. Администрациянең җаваплы җитәкчеләренә гариза бирүченең закон кысаларында "Эшмәкәрлек сәгате" башлангычларында ярдәм итү турында йөкләмә бирдем"—дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  социаль челтәрләрендәге үз профилендә.

Тәвәккәллекне алга алып эш башлаучыларны уңыш көтсен дигән теләктә каласы килә. Бал — кеше сәламәтлеге өчен бик файдалы продукт.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: