Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
28 сентябрь 2022, 06:00

Җир кадерен белгәнгә уңыш елмая

Төгәл бер ел элек “Эшкуарлык сәгате”нә Көндәшле авылында җиләк-җимеш, сарымсак үстерергә теләк белдереп Илдар Сәхипов  килде. Бүген нинди планнарны чынбарлык итә ул?

Җир кадерен белгәнгә уңыш елмая
Җир кадерен белгәнгә уңыш елмая

Төгәл бер ел элек “Эшкуарлык сәгате”нә Көндәшле авылында җиләк-җимеш, сарымсак үстерергә теләк белдереп Илдар Сәхипов  килде.

 Тырышлык кына түгел, һава торышы һәм башка бик күп факторларга бәйле өлкәдә башлангыч олы тәвәккәллек таләп итә. “Эшкуарлык сәгате”ндә якташыбызның идеясен хуплыйлар, аңа төрле программалар буенча эшчәнлекне җәелдерергә киңәш итәләр. Башланган эш— беткән эш, дип халыкта белми әйтмиләр. Алдагы көндә   мәгúлүмати  һәм башка ярдәм кулы сузарга әзерлекләрен белдерәләр.  Киңәшләрен тотып киләчәктә “Агростартап” программасы буенча ярдәм булырына ышана Лиана һәм Илдар Сәхиповлар.  Булганына шөкер итсәләр дә киләчәктә  эшне зурайтуны күзаллап, максатларга омтылып яшиләр… Алдагы планнар —актив туризм өчен шартлар тудыру: бөтен сезонда балык тоту, атта һәм җәяү йөрү, джип-триалда йөрү һәм башкалар. Планнарны тормышка ашыру өчен, яшь бизнеска ярдәм итүче төрле дәүләт программаларында катнашу этәргеч бирергә мөмкин.

Колхозда көч салган әти-әниләренә тиешле пай җирләрендә бакча җиләге һәм сарымсак үстерү турында гәзит укучыларыбызны хәбәрдар иткән идек инде. Сарымсак уңышы җыелып сатылган да инде. Әлбәттә, утыртырга орлыклык калдырылган. Бакча җиләге  әле дә өлгерә, җыела һәм сатыла. Октябрьгә кадәр җиләк уңышы  якташларыбызга базарда тәкъдим ителәчәк.  Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм салым биналары белән янәшә бакча җиләгенең үзен генә түгел, аның үсентесе  дә бакча үстерүчеләргә сатыла. Әлеге вакытта кура җиләгенә  сорау бар. Аны канәгатьләндерү белән Сәхиповлар мәшгуль. Аңа берничә сорау юлладым.

—Кура җиләге  шулай соң, көз дә өлгерәме ул?

—Өлгерә, бу бит “ремонтантный” сертификацияле “Марвилла” сортлы кура җиләге. Аның җимешенең тәүгесе июнь-июль айларында бирде, ә икенче дулкыны сентябрь-октябрь айларына туры килә. Шуңа  әле кура җиләгенең җимеш  бирүе тиешле. Без су сибәбез һәм чирләрдән саклыйбыз. Бер химик матдәләр белән дә уңышлылыкны арттырырга ният иткән юк.

  —Экологик яктан чиста дисез, аңлашыла. Шулай да көз уңыш җыю соң кебек…

—Бу куак җәй элекке, ягъни былтыргы ботакларында җимеш бирсә, көздә яңа үсеп чыккан ботакларында җимеш бирүе табигый. Быел җәй соңлап килгәнен барыбыз да сиздек. Шуңа  бары да урынлы.

—Кура җиләге җимешен сату буенча аңлашыла. Ә бакча җиләге (Италиядән кайтарылган)  үсентеләрен саткан кебек кура җиләгене үсентеләрен сатарга исәбегез бармы?

—Әйе, әмма  уңыш биргән мәлдә, үсемлекне кузгатырга ярамый. Ул да “стресс  кичерә”. Мәсәлән, хуҗабикә шау чәчәк аткан гөлне ботарлап кешегә бирергә ашыкмаган кебек.

—Кура җиләге үсентеләренең  артканын сатарга уйлыйсызмы соң? Кайсы вакытка планлаштырасыз?

—Әйткәндәй, бу кура җиләге дә чит илнеке, ул Америкадан кайтарылган. Үсентеләрен 11нче октябрьдә, Башкортстан суверенитеты көнендә,  көзге муллык ярминкәләрендә сатарга исәпләп торабыз.

—Америкадан кайтарылуы кызыклы мәгълүмат, ул безнең шартларда сынатмасмы?

—Читтән килгәннәрдән, белмәгәнне алу бер хәл. Ә без үзебез үстереп, уңыш алган кура җиләген сатуыбыз— ышанычлы. Чөнки безнең шартларда үстерелгәнне, сынаганны сатуга чыгарабыз. Гадел сәүдә алып барыла. Сыйфатлары сынап, күзәтелеп билгеләнгән, шуңа һәркемнең күзенә туры карап тәкúдим итә алам. Бу сорт яхшы.  Аны алган кеше отылмый. Тулы куәткә өченче елда мул җимеш бирә. Октябрьдә агач утырту иң кулай вакыт, чөнки аны җиргә урнаштыру гына кирәк. Ә яз ул тернәкләнеп үсеп китәчәк.

—Рәхмәт, уңышлар юлдаш булсын. Сездән үсенте алган кешеләрнең дә җимешләре мулдан булсын.

Xәләл көч салып эшләгән һәр кешегә шундый теләктә калабыз.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: