Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
15 сентябрь 2022, 09:23

Эшкуар төрле юнәлешләрне сынап карый

Булат Борһанов-районның иң актив яшь эшмәкәрләренең берсе. Күптән түгел эшмәкәрнең яңа кибетен ачылды.

Бу турыда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләре битендә пост урнаштырды." Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы эшмәкәрлек һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белән бергә эшмәкәрнең «Настоящий» исемле яңа кибетен ачуда катнаштылар. Кибет-ит һәм ярымфабрикатлар сату белән шөгыльләнә. Моңа кадәр Булат Азатович «Тәмле» кибетләре челтәрен уңышлы үстергән, анда үзләре җитештергән икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук район фермерлары һәм эшкуарлары продукциясе сатыла. Эшмәкәр төрле юнәлешләрне сынап карый. 2022нче ел башыннан итне ярымфрикатлар – ыслау һәм ярымыслау өчен эшкәртә башлады, бу үз кибетләрендә сатыла. Әйтергә кирәк,  кибетләрендәге товарлар тиз сатыла.

Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов, "Башкортстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы" АКБО директоры Марсель Кашаев, "БР регион лизинг компаниясе" АҖ генераль директорыдиректоры Азат Хәйруллин катнашында узган Эшмәкәрлек сәгате вакытында Булат Азат улы үзенеңуз продукциясен эшкәртү һем реализацияләү буенча бизнес-проекты турында сойләде. Бизнесменның продуктларны брендлау һәм сертификацияләү буенча сораулары бар. "Башкортстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы" АКБО директоры Марсель Кашаев бу мәсьәләләр буенча консультация бирде"—дип язылган анда.

Булдыклылар заманында тәвәккәлләр куйган максатларына ирешә. Әлбәттә, тырышып эшләү белән берьюлы һәр юнәлешне җитди өйрәнергә, кызыксынырга кирәк. Башланган эш —беткән эш, диләр халыкта. Планнарын тормышка ашырырга язсын.



Эшкуар төрле юнәлешләрне сынап карый
Эшкуар төрле юнәлешләрне сынап карый
Эшкуар төрле юнәлешләрне сынап карый
Эшкуар төрле юнәлешләрне сынап карый
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: