Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
1 март 2022, 14:42

Балтачта “Эшкуарлык сәгате”ндә эшкуар Ридаль Сафиев белән Дамир Галихановның проекты каралды

Район Хакимияте башлыгы Илгиз субушев катнашында үткән “Эшкуарлык сәгате”ндә ике ике эшкуар үзенең проектын яклады.

Төзелеш өлкәсендә бервакытта да тынлык булмый-төзелеш материаллары, әлеге тармакта хезмәт күрсәтү һәрвакыт актуаль булып кала. Чираттагы эшкуарлык сәгатендә сүз нәкъ менә шул хакта барды, анда ике проектны каралды:

*Бетон блоклар җитештерү буенча бизнес-идея. Ридаль Сафиев – проект авторы, бетон блоклар җитештерү буенча цех төзергә планлаштыра, өстәвенә, эш тәҗрибәсе дә бар. Проектны тормышка ашыру өчен биналарны арендага алган, үзмәшгуль буларак теркәлергә планлаштыра.

*«Электромонтаж эшләре» бизнес-идеясе. Үз проектын тәкъдим иткән Дамир Галиханов электромонтаж эшләрендә зур тәҗрибәгә ия. Шәхси эшкуар буларак теркәлергә һәм эш урыны булдырып, халыкка электромонтаж хезмәте күрсәтү буенча бизнес оештырырга планлаштыра.

Эшкуарлык сәгатенә мөрәҗәгать итүчеләр җиһазлар сатып алуга финанс ярдәме күрсәтүне сорыйлар. Бу АСПК - социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм проектын тормышка ашыру кысаларындабашкарылырга  мөмкин. Мондый ярдәм аз керемле гаиләләргә, шул исәптән шәхси эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен дә бирелә.

Автор:
Читайте нас: