Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
24 июль 2021, 06:10

Без яшәгән Балтач районында ул “Ильназ”, “Ильназ+” магазиннары!

Балтач районында эшкуарлык үсешә. 2000нче елларда үз эшен башлаган Илүс Әхметов чикләнгән җаваплылыктагы “Ильназ” җәмгыятен оештырган, уңышлы сәүдә эшчәнлеге алып барган эшкуар. Ул бүген дә райондашларын сыйфатлы, зарарсыз азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары белән өзлексез тәэмин итә.

Без яшәгән Балтач районында ул “Ильназ”,  “Ильназ+” магазиннары!
Без яшәгән Балтач районында ул “Ильназ”, “Ильназ+” магазиннары!

 

Балтач районында эшкуарлык үсешә. 2000нче елларда үз эшен башлаган Илүс Әхметов чикләнгән җаваплылыктагы “Ильназ” җәмгыятен оештырган, уңышлы сәүдә эшчәнлеге алып барган эшкуар. Ул бүген дә райондашларын сыйфатлы, зарарсыз азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары белән өзлексез тәэмин итә.

Сәүдә өлкәсендә очраклы кеше түгел Илүс Ильяс улы Әхметов. Уфа кооператив техникумын тәмамлаган, шактый еллар Түбән Карыш сельпосына җитәкчелек иткән кеше.

Тормыш иптәше Ира Рәшит кызы белән егерме елдан артык инде халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә Әхметовлар. Иске Балтачта — “Ильназ”, Иске Яхшый авылында “Ильназ +” магазиннары бар. Район, авыллар халкын көндәлек  кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итәләр. Товарны эшкуарлар күбрәк үзләре Уфа шәһәрендәге базалардан барып алып кайталар. Нигездә үзебезнең Башкортстанда җитештерелгән сыйфатлы, зарарсыз, чагыштырмача арзан бәяле товарларга өстенлек бирәләр.  Тәминатчылар китергән товарлар да тиешле таләппләргә җавап бирергә тиеш, дип саный кибет хуҗалары. Биш кешене даими эш урыннары белән тәэмин итә Әхметовлар.

Яңалыклар күп хәзер сәүдә эшендә. Салым түләү тәртибе дә үзгәреп кенә тора. Сатылган барлык төр товарлар да кассадан штрих-код белән үтә. Сатылган товарның бәясе турында информация автоматик рәвештә салым инспекциясенә җибәрелеп бара.

Озак еллар дәвамында эшләгән сатучылар хезмәт сала. Гүзәлия Гаттарова, мәсәлән, “Ильназ” кибетендә унбиш елдан артык эшли. Зәлия Әхкәмова  декрет ялларына чыгып, эшен биредә дәвам итте. Анфиса Сәетгалиева — ышанычлы сатучы. Барлык сатучылар да сатып алучыларга якты йөз белән карыйлар, сорауларны алдан өйрәнеп, заявкалар биреп эшне дөрес оештыра беләләр. Үз эшләрен тиешенчә алып баралар. Иске Яхшыйда Лира Гайнетдинова, Миләүшә Вәлиева да конкурентлык шарталарына яраклашып сәүдә эшен уңышлы алып баралар.

Сәүдә хезмәтендә, әйткәнемчә, яңалыклар күп, таләпләр елдан-ел катгыйлана. Әйтик, касса аппаратларын хезмәтләндерү тәртибе үзгәрде. Аны да вакытында авырлыксыз үзләштереп, эштә өзеклекләргә юл куймый гамәлгә кертте ильназлылар.

—Халык та хәзер белемле, үз хокукларын белә һәм аннан дөрес файдалана. Азык-төлекнең, мәсәлән куллану срогын карап сатып алалар. Без, үз чиратыбызда, эшне халык соравын канәгатьләндерерлек итеп тырышып оештырабыз, — ди Илүс Ильяс улы. — Эшебезнең нәтиҗәсе сатучыларның компетентнлы, заманча карашлы, халык белән аңлашып, килешеп эш итүенә турыдан-туры бәйле. Кибетләребезнең үз сатучылары бар икән, бу уңган сатучыларыбызның намуслы хезмәт җимеше. Пандемия шартларында тиешле таләпләрне тулысынча үтәп (социаль дистанция, битлекләр, перчаткалар кулланып) эш итә безнең сатучылар.

Ышанычлы, белемле, заман белән бергә атлаган хезмәт кешесенә һәр тармакта сорау бар. Андый җирдә кадрлар агымы да күзәтелми. Бу яклап ильназлылар сатучыларыннан чын мәгънәсендә уңганнар.

Сатучылар отпускка чыкканда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эш итә Әхметовлар. Рәсми рәвештә эшсез дип танылган гражданнар арасыннан сатучы булып эшләргә теләүчеләрне вакытлыча эшкә алалар. Мондый практика шәхси эшкуарларга да, эшсезлектән иза чиккән гражданнарга да уңайлы. Соңгылары башлангыч хезмәт стажына ия булып тәҗрибә ягыннан да ота һәм артабан җиңел генә эшкә урнаша.

Район күләмендә үткәрелгән төрле чараларга спонсорларык ярдәме күрсәтүдә дә үрнәк итеп куярлык Әхметовлар. Яңа ел, Сабантуй, төрле дини бәйрәмнәр, балалар Сабантуе үткәргәндә алар беренчеләрдән булып иганә ярдәме күрсәтәләр. Ә пандемия чорында, 65+ яшендәге өлкән буын вәкилләренә төрле чикләүләр кертелгән мәлдә, авыл кибетләре эшчәнлегенең роле бик зур булды. Үзебезнең эшкуарлар авыл кешеләрен өзлексез рәвештә кирәк-яраклар, азык-төлек белән тәэмин итеп тордылар. Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә шулай үз өлешләрен кертә Әхметовлар.

Һәр сәүдә үзәге, һәр кибет күбрәк сатып алучыны үзенә ныграк җәлеп итү өчен тырышкан заманда яшибез. Әхметовларның кибетендә ассортимент бик бай һәм төрле, эш сатып алучылар өчен уңайлы итеп оештырылган. Халыкның товарны сайлау, кулай бәягә сатып алу мөмкинлеге бар. Товар кирәксә, “Ильназ” һәм “Ильназ+”  кибетләренә килегез, үкенмәссез.

Автор фотосы

 

Без яшәгән Балтач районында ул “Ильназ”,  “Ильназ+” магазиннары!
Без яшәгән Балтач районында ул “Ильназ”, “Ильназ+” магазиннары!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: