Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
27 октябрь 2020, 11:14

Туризм тармагына ярдәм күрсәтеләчәк

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында төбәктә туризм тармагын үстерү эшмәкәрлеген алып барган коммерцияга карамаган оешмаларга ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштеләр. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында төбәктә туризм тармагын үстерү эшмәкәрлеген алып барган коммерцияга карамаган оешмаларга ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштеләр.
Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Элина Гатауллина белдерүенчә, субсидия бирергә планлаштырылган башлангычлар төрләре исемлеген киңәйтергә уйлыйлар. Мәсәлән, олы буын кешеләре өчен экскурсия-уку турларын оештыручыларга ярдәм күрсәтү. Шулай ук аналитик эзләнү, дизайн булдыру, кору схемалары, интеграция кагыйдәләре, технологик карарлар, эскизлар, макетлар, җитештерү, туристлык навигация системасынтормышка ашыру чараларына да субсидияләр бирелер дип күзаллана.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров туристлык навигация билгеләрен кую барышы белән кызыксынды.
"2020 елда 37 муниципалитетта 685 туристлык навигациянең юл билгесе куелды, алар 877 юнәлешне күрсәтә", – диде Элина Гатауллина.
Читайте нас: