Барлык яңалыклар
Атайсал
12 июль 2022, 16:44

Балтач районының «Атайсал – якташлык көче» медале һәм район Хакимиятенең Мактау грамотасына лаек якташ

Иске Тимкә авылыннан чыккан Марсель Хәмәтгәрәев, Төмән шәһәрендә яши. Туган төбәгендә булган һәр башлангычта ярдәм кулы сузарга әзер якташны хөрмәтләделәр.

      "Богдан авыл биләмәсеннән ул.  Марсель Хәмәтгәрәев. Марсель Фәнгать улы Төмән шәһәрендә яши һәм эшли. Яшь булуына карамастан, ул авыл халкы арасында бик хөрмәтле. Һәрвакыт кече Ватанга ярдәм итә. Мәсәлән, Иске Тимкә авылында мәчет, Богдан авыл Советы торак пунктларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр төзүдә һәм башка күп кенә игелекле эшләр башкаруда үз өлешен кертте. Шундый актив тормыш позициясе өчен Марсель Фәнгать улына Балтач районының «Атайсал – якташлык көче» медале һәм район Хакимиятенең Мактау грамотасы тапшырды. Авыл кешеләренең мондый ярдәме булганда бик шәп!"— дип горурлык белән  социаль челтәрләрендәге үз профилендә язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: