Барлык яңалыклар
Атайсал
25 апрель 2022, 19:11

Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде

Мата авылы халкы иҗтимагый проект кысаларында чишмәне төзекләндерде.

Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде

Мата авылы халкы иҗтимагый проект кысаларында чишмәне төзекләндерде.

Авылда hәм аның тирә-юнендә чишмәләр аз түгел, ләкин күбесе исемсез. Әлбәттә, халык куйган аhәңле, матур исемгә ия булганнары да бар.

Шуларның берсе – „Күчтә чишмәсе” дип аталганы – авыл читендә, юлдан ерак түгел урынлашкан. Аны төзекләндерү – халык тарафыннан су чыганагы турында кайгырту гына түгел, ә авыл халкына, кунакларына hәм узып баручы кешеләргә хөрмәт билгесе дә.

Авыл халкы үз йортларында су булганда да, табигый чыганакка йөрүне өстен күрә.

—„Күчтә чишмәсе” суы йомшак булуы  белән аерылып тора. Шундый чиста hәм йомшак судан чәй күпкә тәмлерәк,—ди Мата авылы халкы. —Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит-кулларыңны юсаң, уч тутырып суын эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була hәм җиңеләеп каласың. Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту hәм төзекләндерү—саваплы эш.

Авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев „Атайсал” проекты кысаларында „Күчтә чишмәсе”н төзекләндерергә тәкъдим иткәч, авыл халкы бертавыштан ризалыгын белдерде.

„Атайсал” иҗтимагый проекты Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшли башлады. Шушы проект нигезендә кече Ватанны, туган авылны, шәhәрне үстерүгә шәхси өлеш кертү идеясы ята.

—Башта без чишмәне генә төзекләндерергә  уйлаган идек,—ди Рәшит Вәлиев.—Халык бергә җыелып эшли башлагач, нәтиҗәдә, чишмә тирәсендә дә чын реконструкция ясалды.

Авыл старостасы Мөдәрис Талипов хәбәр иткәнчә, авыл халкы бердәм булып чишмә тирәсен җыештырды, беседкасын буяп, чишмәгә төшә торган баскычын яңартты. Агачлар утыртып, чишмә территориясен койма белән әйләндереп алды.

Шушы реконструкция эшләренә авыл советы депутаты Алмаз Гайфуллин спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Хәзерге авылларда hәр өйгә газ, су кергән. Әмма барыбер чишмәдән су алучылар күп. Саклап hәм чистартып торсаң гына яши алар. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Яз hәм көз айларында авылларда өмәләр ясап,  чишмәләрне чистартып торалар. Ә чишмә үзенең шифалы hәм тәмле суы белән сөендереп тора. Чишмәләр – безнең  яшәү чыганагыбыз ул. Шуны онытмаска кирәк.

Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Матада “Күчтә чишмәсе” төзекләндерелде
Автор:
Читайте нас: