Авылларның күбесе елга буйларында урнашкан. Хәзерге заманда аларны зур итеп елга дип тә әйтеп булмый кебек, тик тал-тирәкләр арасыннан бормаланып агып яткан бу инешләр шушы җирлектә яшәүчеләр өчен җылы диңгез ярларыннан кадерлерәк. Каз-үрдәкләр шунда үсә, көтү төшлеккә елга буена килә, халык бергәләшеп балык тотып куаныша. Ә инде елга буендагы тирәклектәге кошлар сайравы, таштан ташка сикереп аккан инешкә карап хозурланулар...
Җәйләр коры килү сәбәпле, чишмәләр hәм елгалар кибә башлады. Шул сәбәпле, Штәнде авыл халкы үткән елның ямьле көзге көннәрдә үз көчләре белән елга буенда буа будылар. Шушы кирәкле эшкә Булат Гафурҗанов, Рим Фәттахов, Динис Фаизов, Алмаз Вәлиев, Айдар Сабирҗанов, Эльмар Шабетдинов hәм Илдар Хәмәдуллиннар спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Эшләр барышында Вил Шафиков техникасы ярдәмгә килде. Буа бууның төп инициаторы булып Штәнде авылы старостасы Азат Исламгалиев чыкты. Шундый бергә эшләнгән өмәләр авыл халкының дус hәм бердәм булуына ачык мисал.
—Мондый файдалы hәм кирәкле эшләрне халык бердәм, тырыш булса гына җиңеп чыгып була. Ә безнең авыл халкы шундыйлардан. Туган җирен яраткан, аны үстерергә hәм яшәтергә көч салган фидәкарь җанлы кешеләр булганда, авыл яшәячәк, —ди Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев.
Авылларны төзекләндерү, үстерү hәм инфраструктура объектларын тиешле дәрәҗәдә тоту, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру авыл биләмәсе хакимияте эшчәнлегендә мөhим урын алып тора. Авылларны төзекләндерү бурычын халык ярдәменнән башка хәл итеп булмый, җәмәгать фикерен дә hәрчак исәпкә алырга кирәк. Бит авыл биләмәләрендәге үзгәрешләрнең уңышлы булуы күп очракта авыл хакимияте, старосталар hәм авылларның иминлеге өчен җан атучы, битараф булмаган халыкның бердәм тырышлыгына бәйле.