Барлык яңалыклар
Атайсал
15 гыйнвар 2022, 09:20

Балтачта урамга кар чыгарып өючеләргә карата чара күреләчәк!

Мондый күңелсез күренеш башкача кабатланмасын иде.

Балтачта урамга кар чыгарып өючеләргә карата чара күреләчәк!
Балтачта урамга кар чыгарып өючеләргә карата чара күреләчәк!

 

Мондый күңелсез күренеш башкача кабатланмасын иде.

Кыш җиттеме, Иске Балтач авылы урамнарында автомобиль йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә борчуга салган бер хәл күзәтелә. Кайбер авылдашлар махсус техника урамнарны кардан чистартып үтүгә, йорт алларындагы карны урам уртасына чыгарып өяләр. Ә бу кылык өчен административ җаваплылык та каралган бит.

Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗанов сөйли:

 —Яңа ел каникуллары көннәрендә район үзәге Иске Балтачның Совет, Якутов, Киров урамнарында яшәгән өч хуҗага шәхсән үзем күреп, тукталып кисәтү ясадым. Бу адым өчен штраф салу каралганлыгы турында аңлаттым. “Без белмәдек, аңладык, рәхмәт”, — дип калдылар. Әле карап үтәм, башкача карны урамга чыгармыйлар...

Инде мондый очракта законда ниләр каралганлыгына күз салыйк.  Район Хакимияте каршындагы Административ комиссиянең җаваплы секретаре Финур Хәмәтнуров белдерүенчә, "Балтач районы муниципаль районының Иске Балтач авыл советы авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү һәм санитар тоту кагыйдәләрен раслау турында" карар кабул ителгән. Анда квартал эчендәге юллардан (урам юлларыннан), йорт яны территорияләреннән, предприятиеләр, оешмалар территорияләреннән, төзелеш мәйданчыкларыннан, сәүдә объектларыннан, гараж-төзелеш кооперативларыннан чистартылган карны урамнарның һәм юлларның машиналар йөри торган өлешенә чыгару турында әйтелгән. Бу кагыйделерне бозган өчен Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексы кысаларында, аерым алганда 6.3нче статьясының 2 өлеше буенча җаваплылык каралган. Бу кылык “Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу” дип таныла.

Авыл территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу:

гражданнарга — биш йөз сумнан - бер мең сумга кадәр; вазифалы кешеләргә — ике мең сумнан — өч мең сумга кадәр; юридик шәхесләргә  егерме меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач буенча ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре шәхси оешмалар яки йорт хуҗалары кагыйдәләрне тупас бозулар, атап әйткәндә кар көртләрен урамнарның машиналар йөри торган өлешенә чыгару, транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудыру, РФ административ хокук бозулар турында кодексының 12.33 маддәсе («Юлларны, тимер юл кичүләрен яки башка юл корылмаларын, яисә юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын бозу, шулай ук юл хәрәкәтендә аңлы рәвештә комачаулык тудыру) буенча административ җаваплылык тоталар, дип кисәтә».

—Әлеге статьяның санкциясе гражданнарга — 5-10 мең сум, вазифалы кешеләргә – 25 мең сум, юридик шәхесләргә 300 мең сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота, — дип аңлатты безгә

ЮХХДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ильдус Айметов.

Кирәкмәгән гамәл кылып административ җаваплылыкка тартыла күрмәгез, дуслар. Закон, таләпләрне белмәү җаваплылыктан коткармый, диләр. Уйлап эшлик. Үзебезгә дә, башкаларга да кыенлыклар китермик!

Балтачта урамга кар чыгарып өючеләргә карата чара күреләчәк!
Балтачта урамга кар чыгарып өючеләргә карата чара күреләчәк!
Автор:
Читайте нас: