Барлык яңалыклар
Атайсал
8 декабрь 2021, 13:52

Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады

Көнтүгеш авылында “Атайсал” проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады
Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады

 

Көнтүгеш авылында “Атайсал” проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Тамырлары авыллардан булган ир-егетләрнең туган җирләренә ниндидер изге гамәл кылуын ишетеп, күреп сөенәбез. Көнтүгеш авылында туып-үсеп, Иске Балтач авылында гомер иткән (кызганыч, инде мәрхүмә) Мәсүә Фәиз кызының  Иске Балтачта яшәүче эшкуар улы Радик Салихов, быел көнтүгешләрне зур бүләк ясап сөендерде.

Авылга асфальт капламлы юл салынып, аны ачу тантанасына авылга кергән урында, юлның уң ягында авылның исемен язып заманча стела эшләп урнаштырды ул.

   —Бу эш 2018 елда Көнтүгештә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә кайткач, авылдашыбыз, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән әңгәмәләшкәндә туды. Дөресрәге, аны Илгиз Әхвәс улы тәкъдим итте.  Авылга кергән урында авыл исемен матур итеп язып стела урнаштырырга иде, диде. Шуннан мин бу хакта уйлап йөредем һәм Уфа шәһәреннән заманча материаллар кайтартып эш башладым. Үрнәк итеп үзебезнең район чигендәге стеланы алдым, — ди Радик Альберт улы.

Эшкуар үзе дизайнын уйлап, башкорт орнаменты белән бик күркәм стела эшләп өлгертте быел юл ачу тантанасына. Авыл исемен язган хәрефләрне  Нефтекама шәһәрендә эшләтеп алып кайтты.

Көнтүгеш авыл мәдәният йортында үткән халык җыелышында авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев эшкуарга республикада тормышка ашырылган “Атайсал” проекты чикләрендә Көнтүгеш авылын төзекләндерүгә керткән өлеше өчен авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

—Радик Альберт улының Көнтүгеш авылы өчен башкарган изге эшләре бу гына түгел. 2013 елда Киек чишмә тирәли тимер рәшәткәләр урнаштырган иде. Рәхмәт Сезгә! — диде Игорь Намиевич бүләген тапшырганда.

Үзе шәхси эшкуар мондый изге эшләрен проект чикләрендә дип тә түгел, йөрәк, күңел кушуы буенча башкарам, ди.

—Бала чагым, яшьлек елларым Көнтүгеш авылында үтте. Каникулларымны көтеп ала, ашкынып кайта торган идем. Мата елгасы суында коенып, чылтырап аккан чишмәләр суын эчеп үстем. Әле дә Көнтүгешемә кайтып йөрәгемә ял, яшәү өчен көч алам. Безнең авылда иң уңган, иң тырыш, иң яхшы күңелле кешеләр яши. Матур эшләрне дәвам итәрбез әле. Исән-сау булыйк! — ди эшкуар Радик Альберт улы.

Мата суларында коенып, чишмә суларын эчеп үскән башка уңышлы ир-егетләр дә авылдашыбыз үрнәгенә кушылырлар әле.

Аида Хәйртдинова фотолары

Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады
Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады
Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады
Эшкуар Көнтүгеш авылына зур бүләк ясады
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: