Барлык яңалыклар
Атайсал
18 ноябрь 2021, 09:47

Балтачта коронавирус һаман чигенергә теләми...

Соңгы атнада Балтачта ике кеше коронавирус корбаны булган...

Балтачта коронавирус һаман чигенергә теләми...
Балтачта коронавирус һаман чигенергә теләми...

 

Соңгы атнада Балтачта ике кеше коронавирус корбаны булган...

 

17 ноябрьгә Бөре  шәһәре буенча Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Балтач районында COVID 19 белән зарарлануның 491 очрагы теркәлгән, тәүлек эчендә сигез ПЦР анализы уңай нәтиҗә белән килгән. А авыруның җиңел формасы белән 95 пациент амбулатор дәвалауда, шуларның 17се-балалар.

Госпитальләрдә безнең районнан 31 пациент, икесе авыр хәлдә, ИВЛда түгел. Бер атна эчендә 17 пациент хастаханәгә урнаштырылган, 32 кеше сәламәтләнеп кайткан. Ел башыннан башлап яңа коронавирус инфекциясеннән районда 32 үлем очрагы теркәлгән, бер атна эчендә ике кеше үлгән...

Барлыгы районга COVID -19 12191 доза вакцина алынган. 9452 кеше (кергән дозаларның 77,5%) 1 компонент белән вакциналаштырылган. 7181 кеше вакцинацияләүне (1 һәм 2 компонент) тулысынча төгәлләгән.

—COVID-19дан саклануның бердәнбер нәтиҗәле яклау юлы - вакцинация. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз — прививка ясатыгыз! — ди үзәк район хастаханәсе ак халатлылары.

Балтачта коронавирус һаман чигенергә теләми...
Балтачта коронавирус һаман чигенергә теләми...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: