Барлык яңалыклар
Атайсал
13 октябрь 2021, 14:14

Собянин мәскәүлеләргә COVID-19дан прививка ясаткан өчен 10 мең сум вәгъдә иткән

Коронавирус инфекциясеннән вакцинация узган өлкән яшьтәге мәскәүлеләр “Сәламәтлек турында кайгыртучанлык белән” бүләк җыелмалары урынына 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация ала алалар. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин хәбәр иткән.

Яңа кагыйдәләр 12 октябрьдән эшли. Акча алу өчен башкалада 65 яшьтән өлкәнрәкләр (алар коронавирустан прививканы, ким дигәндә, вакцинаның бер компонентын ясаткач) теләсә кайсы шәһәр социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза бирергә тиеш. Үзең белән паспорт, шулай ук вакцинация турында һәм бүләк җыелмасына сертификатлар булырга тиеш.

Мәскәүнең ун мәктәбендә коронавируска түләүсез экспресс-тест үткәрү башланган. Тестлар ике атнага бер тапкыр беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр һәр балага, шулай ук мәктәпкәчә төркем балаларына үткәреләчәк.

Лента.ру

Фото: Коммерсантъ

Собянин мәскәүлеләргә COVID-19дан прививка ясаткан өчен 10 мең сум вәгъдә иткән
Собянин мәскәүлеләргә COVID-19дан прививка ясаткан өчен 10 мең сум вәгъдә иткән
Автор:
Читайте нас: