Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 Май 2023, 21:16

Җиңү бакчасы булдырылды

Мәнәгәз авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышланган һәйкәл артында яңа барлыкка килгән Җиңү бакчасында агачлар утырттылар.

Җиңү бакчасы булдырылды
Җиңү бакчасы булдырылды

Мәнәгәз авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышланган һәйкәл артында яңа барлыкка килгән Җиңү бакчасында агачлар утырттылар.

Бакча (сквер) булдыру инициативасы белән шушы авылда туып-үскән Валерий Сабанов чыккан.

44 каен утыртылган. Бөек Ватан сугышы яланыннан тап шул чама солдат әһләнеп кайтмаган. Һәр агачка һәлак булган яугирнең исеме язылган табличка эленгән. Шунда ук хезмәт фронтында катнашучылар истәлегенә 10 чыршы утыртылды.

Ары таба Валерий Сабанов туган авылына Җиңү белән кайтучылар хөрмәтенә агачлар утыртырга планлаштыра.

Валерий Александровичка туган җире – Мәнәгәг авылын төзекләндерүдә, спортны һәм сәламәт тормышны үстерүдә, районны үстерүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдереп, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән дә якташыбызга “Атайсал – кече Ватан” проектын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Гөлназ Галләмова.

Җиңү бакчасы булдырылды
Җиңү бакчасы булдырылды
Җиңү бакчасы булдырылды
Җиңү бакчасы булдырылды
Автор:
Читайте нас: