Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
4 февраль 2023, 04:00

Әрвахларга дога кылу

Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләрегезгә укып багышлагыз! Ничекме? Укыгыз:

Әрвахларга дога кылу
Әрвахларга дога кылу

"Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләрегезгә исемен, әтисенең исемен укып багышлагыз. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин".

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: