Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
26 сентябрь 2022, 17:17

Зур әтиемнең әтисе

1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлана һәм зур әтиемнең әтисе Хәтмулла Гыйльмияр улы Гыйльмияров сугышка алына.

Безнең укытучыбыз Радим Гыйләҗев дәрестә Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәч, минем үземнең туганым турында язасым килде. Ул минем зур әтиемнең әтисе Хәтмулла Гыйльмияр улы Гыйльмияров була. Ул Түбән Кансөяр авылында 1914нче елда туган. Аның балачак чоры ачлык вакытына туры килә.

Ничек тә булса ул тормыш авырлыкларына бирелми. Сугышка хәтлем ул колхозда эшли. Көтү көтә, чабаталар үрә.

1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул сугышка алына. Шул ук елда  ул хәбәрсез югала.

Тыныч һәм бәхетле тормышта яшәгән өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына зур рәхмәтле. Без аларны бер дә онытмыйбыз. Безнең шундый горурланырлык  ата-бабаларыбыз. Алар  үрнәк булырлык шәхесләр.

Тимур ХӘТМУЛЛИН,

Тучыбай урта мәктәбе укучысы.

Автор:
Читайте нас: