Җәй-балаларда ял итү вакыты, тик алар ял гына түгел, ә китапханәгә киләләр, яңа китаплар турында беләләр, кызыклы хикәяләр, әкиятләр укыйлар һәм тыңлыйлар. Кыскасы, күңеленә хуш килгән шөгыль табалар: укыйлар, рәсемнәр ясыйлар, уйныйлар һәм аралашалар. 9 августта билгеләп үтелүче Бөтендөнья китап сөючеләр көнендә «Китап белән дус булыйк» дип исемләнгән ял сәгате Иске Янбай авыл китапханәсендә оештырылды һәм әти-әниләр белән иң яшь дуслар чакырылган иде. Башта балалар яраткан китапларның китап иле буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, ә аннары зур рәхәтләнеп үз кулларын ясадылар һәм олылар ярдәмендә «Без тынычлык өчен»дип яздылар. Барлык рәсемнәр дә китапханәдә мактаулы урын алдылар-алар стендка эленгән һәм балалар татлы призлар һәм рәсем ясау өчен альбомнар белән бүләкләнде. Аннары саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.