Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 июнь 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы.

  • —Ул адәм актыклары турында милициягә хәбәр иткәннәр. Тик әлегә билгеле түгел. Әллә ышанмыйлардырмы, белмим. Милиция күзәтә торгандырмы үзләрен? Бәлки, башкача бүре өнен ябарга исәплиләрдерме. Әлегә анык кына әйтә алмам. Кузгалыш булмаса бездәге халык бу мәсьәләне үзе хәл итәргә әзер. Хәбәр җавапсыз калмас. Милиция ни эшләгәнен көтәләр әлегә. Закон буенча тиешлесен көтәләр. Адәм ашаучылар хәзерге вакытта күзәтү астында булуларын сизмәгәннәрдер, мөгаен.
  • —Ничек?
  • —Вакыты җиткәч мәгълүм булыр. Кайсы юлын сайларлар. Тере калу зур бәхет. Исән булсак ишетербез,— дип кызларның яңа танышы бу очрак турында халыкка сөйләргә вәгъдә бирде.

— Ике аяклы ерткычлар. Тәүбә әстәгафиерулла,— дип кызлар якты күздә кайтыр юлга чыктылар. Йөрәк өзгеч вакыйгага юлыккан Рәшидә уйлап, фикерен шигъри юлларга үрде:

—Кара киям, кара бәйлим

    Кайгылы көннәремдә.

    Бир, Аллаһы, бәхетемне

    Алдагы көннәремдә.

Сәлиха ахирәтенә карап:

  • —Мин курыксам дер-дер калтырана башлыйм. Уйларым чуала. Аяк-кулларым үземә буйсынмый төсле. Ә син берни булмагандай шигырь язасың да куясың. Арыслан йөрәгедер инде синдә. Шакларыма катам. Миннән булмый, юк,—диде.

Гел яман хәбәр турында сөйлисе килмәде кызларның. Шомлы уйлардан арыну өчен башка темага күчү хәерлерәк. Рәшидә шаяру катыш такмак  әйтте:

  • —Чәчем җилкәмә төшеп

Күземне чагылдыра.

Ластор-лостыр йөрүләрең

Өзелеп сагындыра.

Кызлар рәхәтләнеп көлешә башладылар. Рәшидәнең, гадәттәгечә, гадел булырга исәбе. Кеше шигырен үзенеке итми, янәсе.

  • —Кайчандыр ишеткән такмак бу. Кем әйткәнен дә белмим, — дип акланырга тырышты.

Сәлиха өчен бу мөһим түгел. Ниһаять бер ихлас көлер өчен сәбәп кенә кирәк. Җитди таләпләр адәм баласын бер кысаларга кертә. Ялсыз, уен-көлкесез булмый.  Кеше халәте үз кануннарын таләп итә. Көрчектән чыгу өчен күңел шундый уңай юнәлешкә мохтаҗдыр, күрәсең.

  • —Бәй, башка кешенең шигырен белү яраган эш. Һич артык түгел. Күптән билгеле инде. Син шагыйрә буларак, авылда танылдың. Нинди вакыйга булсын, шул минутта син тотасың да аны шигъри калыпка саласың. Андый сәләт бик сирәк кешедә булучан.
  • —Сөйләдең сүз. Башлангыч белем генә алдым ич. Укымаган шагыйрә буладыр шул. Кече туганнарым өчен әти-әни урынына калдым. Укуны калдырырга туры килде. Сәбәбе шунда. Ә Мәшүдә сеңелемә уку бөтенләй тәтемәде әле. Әхмәтзәкине ничек тә укытырга иде исәп,— дип Рәшидә йөрәк әрнегән сорауларын барлый башлады.
  • —Ахирәткәем, минем дә туганнарым бар. Ике туган тиешле абыйларым. Себер тарафларында яшиләр. Алар якында булса бар сорауларны уртага салып хәл итәр идек. Туган-тума ишле булса яу кайтарырга да мөмкин. Үзебез генә булганга авырракка туры килә бераз. Моны сиңа аңлатырга кирәкми, үз җилкәбездә татыгач.

Рәшидәнең төшенкелеккә бирелергә исәбе юк. Аллаһы Тәгалә аны үлем тырнагыннан алып калды бүген. Якыннары хакына. Бер сорау да аңа хәл итә алмаслык булып тоелмады бу мизгелдә. Ул такмаклап җырлап җибәрде.

  • —Омский да безнеке.

Томский да безнеке.

Себер китсәк тә көймибез:

Себер үзебезнеке!

 Күңел көрлеге, алдагы якты өмет әллә нинди көрчекләрдән дә чыгарырга мөмкин. Яшәү өчен көрәшергә кирәк. Кул кушырып утырган очракта битарафлык сазлыгыннан чыгам димә. Бөтенләй мәгънәсез эш.

  • —Аллаһы Тәгалә адәм баласына баш, уш, уй, зиһен биргән. Шуны эшкә җигеп файдалана белергә тиеш,— дип әнисе Мәфтуха мәрхүмә еш кабатлый иде. Балаларына укырга тырышырга да кушканы хәтерендә. Мөмкинлекләре чикле. Әмма ятимнәргә тамак кайгырту мәсьәләсе көн кадагындагы сорауга әйләнде.

Сүзләре алтын. Зирәк хатын булганга үзенә якын-тирәдәге авыллардан киңәшкә килделәр. Егыласы урыныңны алдан белсәң, шунда салам салып куяр идең дә бит. Бер ясаган ялгышлыкны яңадан кабатламасаң кеше дип аталырга хаклысың. Мәфтуха әнисенең сүзләре  әле булса кызының күңел түрендә. Тайпылмаска иде киңәшеннән…

 

 

 

                                              ***

                                              ***

 

 

Кырыс һава шартлары белән кыш  килеп җитте. Өйләрне җылытырга кирәк. Бу  сорау хәтәр авыр. Салам ягып кыш чыгу мөмкин түгел.

Ә урманнан бер корыган чыбык та сындырып алырга рөхсәт юк. Тик өч ятим  ничарадан бичара үзләре мич ягарга хәстәрләргә мәҗбүр.

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: