9 май көнне Уфага бәйрәм программасында катнашу өчен Россия сәхнәсе йолдызлары киләчәк.
Ачык һавадагы бәйрәм программасында Россиянең халык артисты Николай Басков һәм РСФСРның халык артисты Лев Лещенко чыгыш ясаячак.
«Торатау» Конгресс-холл амфитеатры мәйданчыгындагы концерт бәйрәм чараларының соңгы аккорды булачак. Анда шулай ук башкорт эстрадасы йолдызлары һәм иҗат коллективлары катнашачак. Программа 19.00 сәгатьтә башлана. Чара 22 сәгатьтә бәйрәм фейервергы белән тәмамланачак.
Концертка ветераннарны, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларны, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, республика халкын һәм кунакларын чакырачаклар.
Башинформ