Олыгайган саен илдәге мөһим вакыйгаларга җитди карыйсың. Безнең балалык чоры сугыш вакытына туры килде. Ә бу, әлбәттә, дөньяга карашка зур йогынты ясады. Юклык чорында якыннарның кадерен, күңел җылылыгын тоярга этәргеч бирде... Башкортстанның атказанган табибы Римма ИЛЬЯСОВА Бөек Ватан сугышы үз гаиләләре тарихында нинди тирән эз калдыруы турында бәян итте.
Бөек Ватан сугышы башлану белән бәхетле балалыгыбыз бетте кебек. Әтиебез Гадел Гариф улы Ильясовны тәүгеләрдән булып Бөек Ватан сугышына алдылар. Краснокама районында нәшер ителгән "Кызыл Кама" гәзите һәм соңрак Борай районындагы "Алга" гәзите редакторы булып озак еллар көч салды ул. Ир-егет урыны тылда түгел, ә алдынгы сызыкта икәненә якыннарын ышандырып фашист илбасарларын тар-мар итәргә китте. Әнием Закирә Камай кызы берсеннән-берсе бәләкәйрәк дүрт бала белән ялгызы торып калды. Өйдә берникадәр он да калмагач гаиләгә читен туры килде. Өлкән абыебыз Юрәт дөнья йөген үз иңнәренә алды. Әниебез белән утын, печән хәзерләште. Бакча үстерүдә тәүге булышчы иде. Юклык — зур сынау. Һәр бала санына йөзәр грамм икмәк бирелә. Әниебез ничарадан бичара кием-салымны азык-төлеккә алыштырырга тырышканы хәтердә. Шулай очын-очка ялгап яшәргә туры килде. Кычыткан, балтырган ашлары— иң тәмле сый булып хәтердә калган. Кече Айрат энем һәм Лелә сеңелемә никтер өйдә ашарга юклыгын аңлату читенрәк иде шул. Ничек булдыра алалар, шулай хәстәрлиләр иде икмәкне.
Үсмерләрне авыр чакта күпләп эшкә җәлеп иттеләр. Бодай , тары басуларын утау, җитенне көзләрен көлтәләргә бәйләү эшләре бары да безнең иңнәрдә. Юрәт абый МТСка учётчик булып эшкә урнашты. 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучының җитди адымы иде ул. Гаиләгә булдыра алганчы ярдәм итү йөзеннән тырышулары күп булды. Тик малярия чиреннән җәфа чиккәне әле дә күз алдымда: мәктәпкә көн аралаш кына барулары, югары тән температурасыннан дер-дер килеп калтырануы. Табындагы сый чыганагы — сыер имгәнде. Аны ашыгыч рәвештә чалырга кирәк иде. Әни сыерны чалырга берәр ир кеше эзләп киткәч, абый сыер янында калырга мәҗбүр. Чирле абый бик алҗыган-арыганлыктан утырган килеш шунда йоклап киткән. Яз, җир суыклыгы нәтиҗәсез калмаган. Сәламәтлеге чамалы булганга аның үпкәләре шешеп үлемнән чак калды шул чакта.
Шундый төннәрнең берсендә ул саташып, хәтта чыгып китте. Фронтка барачакларын алдан белгәндәй үсмерләр рухи яклап булачак җиңүгә үз өлешләрен кертергә әзерләнәләр. Xәрби хәзерлек күнегүләрендә абыем теләп катнашты. Шул хәрби хәзерлек дәресләренә барырга исәпләп, вакытны бутап, төн озынына кайдадыр йөреп кайтты ул иртәнгә таба. Xәле аврдан булса да, үлемгә бирешергә исәбе юк иде.
Әтиебезгә фронтка хатлар, шигырьләр язды. Әтиебез Гадел Гариф улы журналист буларак бу турыда мәкаләләрне фронт гәзитләренә язып чыгарды. Күп балалы гаиләдә өлкән булганга һәр сеңелләре, энеләре өчен бик хафаланып, борчылып өйрәнгән Юрәт абый. Үзен җаваплы итеп тойганга күрә һәркайсына киңәш бирә, аралаша иде. Яше җитү белән үз теләге белән фронтка 1943нче елның сентябрендә юлланды. Фашистны дөмектерәчәкләренә ныклап ышанган иде яшь солдат. Тиешле укулар хәрбинең ышанычын арттырган гына. Туган ягы — Краснокама районының Николо-Берёзовка посёлогына солдат хатлары — өчпочмаклар килә бирде. Һәр язганында — күңел җылылыгы, якты өметләр. Аның һәр язганын гаилә белән дулкынланып укуларыбыз хәтеремдә. Xәрби һөнәр үзләштереп, кече лейтенант званиясенә ия булды. Юрәт абый язган хат,1944 елның 24нче декабрендәгесе гаилә архивында иң мөһиме кебек. Һәр газиз кешесенә җылы карашын, теләкләрен юллый белә иде ул. "Туганнар! Җиңү якын булачагын тоябыз. Сугыш бетәчәк. Тыныч тормышка кайтасым килә. Инженер булырга хыялланам. Укыячакмын. Киләчәктә инженер буларак илебезгә файда китерәчәкмен. Сезне якынлашып килгән җиңүебез белән котлыйм. Эшегездә, киләчәктә бәхет, тормышыгызда уңышлар телим",— дип язган ул хатында. Әмма үлем абыебызны сагалап торган төсле, бу хатны язганга күп вакыт үтеп өлгермәде. 5нче гыйнварда 18 яшьлек яугир батырларча һәлак булды. Соңгы хаты васыятедәй тоелды безгә. Фронтташ иптәше лейтенант Василий Беловин язган хатында абыебызның боерыкка тугры калуы тасвирланган иде. Xәрби позициясеннән бер фашистны да үткәрмәгәннәре турында язган иде ул. Әмма немец танкы атуы белән абыем бер төркем иптәшләре белән бергә һәлак булалар. Шулкадәр ихлас кешене югалту барыбыз өчен дә төзәлмәс ярага әверелде. Һич ышанасы килмәде бу хәбәргә. Ихлас күңелле абый барыбыз өчен өзгәләнде, ә үзе өчен яшәп тә өлгермәде. Гаилә корып, үзе кебек акыллы балалар үстерер иде. Планнар корды, өметләнде. Юрәт абыебызның инженер булып илгә файда китерү турындагы хыялын Марат энебез( сугыштан соң туды ) тормышка ашырды. Каһәрле сугыш шундый асыл затларны юк иткәненә йөрәк әрни. Исән калса әгәр күпме юньле эшләр башкарыр иде дип уйлыйм. Аның йөрәге тик игелеккә, юньнелеккә корылганын кыска, нибары 18 еллык гомере ачык күрсәтте...
Кайсы гаиләгә кагылмады икән ул сугыш ачысы? Гомере булган егетләр сугыш яланында ныгып, чын ир-егет чыныгуын алып кайттылар. Тормыш иптәшем Гафурҗан Фәтхинур улы Фәтхуллинның җизнәсе Расих Муллагали улы Муллагалиев та сугышта яшьли булды. Егетләр үсмер чагыннан ук яуга алынган. Районның һәр авылыннан ир-егетләрне сугышка озаталар.
Каргалы авылыннан Муллагалиевларның сигез балалы гаиләсеннән биш уллары фронтка алынды. Ашыгыч, җитезләр нәселе вәкилләре Муллагалиевларның балалары үрнәкле булулары белән билгеле. Расих 1943нче елда фронтка юлланды. Элемтәче була ул. Кайсы вазифага тәгаенләсәләр, шунда сынатмый, алгы сафта булды ул. Шуңа җитәкчелек аны югары бәһалады. Рядовой Муллагалиев Бөек Җиңүне Чехословакиядә каршылады. Яшәү белән үлем янәшә барганда кеше гомерләре мизгелләр хәл итте. Исән-имин калу — үзе зур бәхет. Балтыйк яны хәрби округы гаскәрләре белән командалык итүче армия генералы Иван Баграмян култамгасы булган Рәхмәт хаты гаилә архивында кадерле мәгълүмат хәзер.
Сугыштан соң ул хезмәт иткән часть Кенигсбергта тукталды. Җаваплы солдатка командирны атта йөртүне ышанып тапшырдылар. Гадел кеше аңа: „Син туганнарыңа бүләкләр алып кайту өчен тимер җыеп тапшыр һәм шулай акча тупла. Авылыңа посылка салырсың”, — дигән киңәшен кулланып калган. Мәгънәле җитәкченең киңәше тик файдага. Әти, туганнарын куандыру өчен Расих төрле ситса сала, кием-салым рәтләргә тырышты. Бераздан хәрбиләр Эстония, Латвия, Литвада тукталыш ясады. Бөек Җиңү яулаганнан соң халык шатлыгының иге-чиге юк. Паркларда кичләрен ял итү, бию чаралары оештырылуы табигый кебек. Откыр музыка сөюче сәләте бик ярап куйды үзенә. Моңга гашыйк егет монда яшәгән халыкларның популяр көйләрен баянда уйнады.
Паркларда музыка коралларында уйнаучылар өчен бу акча эшләү кәсебе. Булдырганчы акча җыеп, туган якка алып кайту өчен баян сатып алды. Янә акча туплап, барабан да хәстәрләде. Күңеле Балтачка ашкынса да хезмәт, илне төзекләндерү максатыннан хәрбиләр эшкә җәлеп ителде ул чакта. Туган якка ул тик 1950нче елда гына кайтты. Кәсеп коралы — баян Расихка якын иптәшедәй. Бераздан кичәге солдатка художество җитәкчесе вазифасында Балтач район мәдәният клубында үзен сынарга тәкъдим иттеләр. Ул чаклар — ачлы-туклы чор. Рухи азык өләшүче һәвәскәр артистлар репетицияләргә җыела. Анда авыл яшьләре күп. Шулар исәбендәге Кәбирә Фәтхуллина кичәге солдатның игътибарын җәлеп иткән. 1951 елның 12нче июлендә гашыйклар гаилә кордылар. Бер елдан гаиләгә ямь өстәп уллары Илдар дөньяга аваз салды. Расих Муллагали улы Аскында авыл хуҗалыгы училищесында һөнәр үзләштерде. Гаиләдә янә уллары — Рәшит дөньяга килде. Бераздан гаилә башлыгын район мәдәният клубына баянчы итеп эшкә чакырдылар. Муллагалиев һәрчак камилләшергә исәп тотты. Республика халык иҗаты йортында ул ярты ел баянчылар курсларында белем алды. 1962 елда район мәдәният клубы директоры вазифасында хезмәт юлын дәвам итте.
Республикада берләштерү сәясәте чорында ике район кушылды. Борайда мәктәптә музыка укытучысы булып эшләде Расих Муллагали улы. Сугыш белән бәйле үзенә укуын төгәлләргә форсат тимәгәнгә күрә, җае чыгу белән үзе кичке сменада урта белем алуга иреште. Илдәге сәясәт үзгәреп районнар кире кайтарылды. Гаилә туган якка — Иске Балтач авылына күченде. Музыкага гашыйк шәхес бу өлкәдә камилләшә килде. Расих Муллагали улы читтән торып Уфа сәнгать училищесында баян белгечлеге буенча укыды. Расих Муллагали улына район мәдәният бүлеген җитәкләргә насыйп булды. Көндез репетицияләр, кичләрен концерт, спектакль, тамаша үткәрү...
Бихисап елларын сәнгать мәктәбендә балаларга баянда уйнау серләрен өйрәтүгә багышлады. Мәдәнияткә булган сөюе булачак баянчыларда дәвам итте. Бар булмышын сәнгатькә багышлап көч салуы югары бәһаланды. 1985нче елда Расих Муллагали улына „БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Кәбирә һәм Расих Муллагалиевлар үз улларын миһербанлылык, тырышлык рухында тәрбияләделәр. Өлкәннәре Илдар Ленин комсомолы премиясе иясе, химия фәннәре докторы, кызганычка каршы, фани дөньяны калдырды. Ә кечеләре Рәшит районда җитәкче вазифаларында эшләп абруй казанды. Киленнәре Тәнзилә һәм Фәйрүзә белән уртак тел табып биш оныкларын тәрбияләшеп үстерделәр. Бүген туруннарының укуда, сәнгатьтәге уңышлары бар...
Расих Муллагали улы якты дөньяны калдыруына ике дистә елдан артык гомер үтте. Әмма ихлас йөрәкле кешенең яхшы эшләре калды. Уллары, оныклары, туруннары үзе кебек үк гаделләр. Ватан сугышы ордены, „Германияне җиңгән өчен”, „Японияне җиңгән өчен”, „Совет Армиясе һәм Флотына ХХХ ел”, „Владимир Ильич Ленинның 100 еллык юбилее алдыннан фидакарь хезмәт өчен” медальләре шулай ук Бөек Җиңүнең юбилейлары уңаеннан медальләр совет солдаты Расих Муллагалиевның лаеклы хезмәте һәм фидакарьлеген дәлилли.
Бөек Җиңүгә 75 ел гомер үтте. Аңа һәр гаилә үз өлешен кертте. Шуңа да безнең гаилә өчен кадерле кешеләрнең язмышына тукталасым килде. Абыемның сугышта һәлак булып калуы кызганыч, җизниебез туган ягына кайтып лаеклы гомер кичерүе җанга сихәт. Икесеннән дә үрнәк алырлык шәхесләр. Тик күңелләре һәрчак изгелектә иде. Шуңа күрә дистә еллар узса да җиңү яулаган совет солдатларын искә алабыз.