"Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре атналык "Чиста пәнҗешәмбе" экологик акциясендә актив катнашалар. Бергәләп районыбызны тагын да чистарак һәм матуррак итүгә алар шулай үз өлешләрен кертәләр.
Гомумән, тирә-як чиста булган очракта һәр кешенең кәефе күтәренке була. Тормыш сыйфатының югары булуының бер күрсәткече кебек бу.
Эшләгәннән соң хезмәт нәтиҗәсен күрү үзе күңелгә сихәттәй.