3-4 гыйнвар төннәрендә күктә иң күпсанлы метеор агымнары – “Квадрантида”ны – күзәтергә була. Бу турыда Уфа планетариенда хәбәр итәләр. Яңа ел башында Җир “Квадрантида” дип исемләнгән метеор кисәкчәләре агымнары аша уза. Агым 16 гыйнварга кадәр була. “Квадрантида”лар гамәлләренең иң күбе 4 гыйнвар төненә туры килә. Метеор агымын махсус оптик җайланмаларсыз да күрергә мөмкин. Җиһан серләрен ача.