Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
16 ноябрь 2023, 13:56

"Рябинушка"да кош бәйрәме

Элекке заманда 12 ноябрьне «Песнәкләр көне»дип билгеләп үтәләр."Рябинушка" балалар бакчасында ул бәйрәмчә үтте.

"Рябинушка"да кош бәйрәме
"Рябинушка"да кош бәйрәме

"Рябинушка" балалар бакчасында   12 ноябрьдә «Песнәкләр көне» билгеләп үтелде. Кешеләр  көз ахырында-12 ноябрьдә кошларның бергәләшеп  җыелуын күргәннәр. Бу төсле һәм бизәкле кошлар бәйрәмгә очалар кебек. Элекке заманда 12 ноябрьне «Песнәкләр көне»дип билгеләп үтәләр. Шуңа күрә нәкъ менә бу көн кышлаучы кошларны каршы алу көне дип санала.

Халыкта «Песнәкләр көне» белән бәйле билгеләр бар. Песнәк сызгырса- аязкөнгә . Песнәк иртән кычкырышса- төнге салкын була. Песнәкләр җыр суза -җылы һава кайта...

Чарада балалар кошлар турында күп белде, сорауларга җавап бирделәр. Кошлар—безнең дусларыбыз. Аларга кешеләр ярдәм итәргә тиешләр. Бигрәк тә салкыннар башлангач.



"Рябинушка"да кош бәйрәме
"Рябинушка"да кош бәйрәме
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: