Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
15 Май 2023, 13:39

Зелпе -җимеш куагы

Зелпе (жимолость) — безнең бакчалардагы иң беренче җимеш бирә торган куак.

Бакчалардагы иң беренче җимеш бирә торган куак зелпене карарга кирәк. Киләсе елга да җимешләре күп булсын өчен, уңышын җыйганнан соң, тиешенчә тукландырырга кирәк.
Иң беренче таләп — мул итеп су сибү. Зур куакка кимендә 3 чиләк су сибәргә кирәк. Икенче таләп — төбен йомшарту. Куак төбендә чүп үләннәре үстермәгез. Черемә белән мүлчәли алсагыз, тагын да яхшы. Уңыш биргән куакка азотлы ашламалар кирәкми. 10 л суга 1 әр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфаты кушып, бер куакка ярты чиләк исәбеннән сибегез. Җәй азагында мондый тукландыруны тагын бер тапкыр кабатлагыз.

Ирек мәйданы

Автор:
Читайте нас: