Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
12 август 2022, 17:37

Ял иткән һәркем табигать кочагында чүп-чар калдырмасын иде

Районда Көмьязы, Янтимер авыллары янында буаларда су керү урыннары булдырылды. Кызу көндә су коену урыннары җайлы. Кадерен беләләрдер дип уйлыйсызмы?

 Теләгәнчә гел булса икән. Матур урыннар пакъ булса гына күңелле. Райондашлар сакчыл карашта булсын дигән теләк белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  социаль челтәрләренең үз  профилендә пост урнаштырган. 

"Иске Балтач авыл җирлеге хакимиятенә, "Романтик" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләргә һәм шәхсән "Бердәм Россия" Бөтенрусия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Илнур Сираевка,Көмьязы янындагы буаның яр буе зонасында экологик шимбә өмәсе оештырганнары өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә бу буа янында ял итүчеләр, яраткан Балтач районының башка матур урыннарында да табигатькә карата сакчылрак булыр һәм үзләренең чүп-чарларын үзләре белән алып, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерларга ташлар дип өметләнәм".

 Матур табигать кочагында ял итү уңай тәэссоратлар калдырсын иде. 

Ял иткән һәркем табигать кочагында чүп-чар калдырмасын иде
Ял иткән һәркем табигать кочагында чүп-чар калдырмасын иде
Ял иткән һәркем табигать кочагында чүп-чар калдырмасын иде
Ял иткән һәркем табигать кочагында чүп-чар калдырмасын иде
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: