Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
11 август 2022, 16:08

“Артур” чишмәсенә сәяхәт

Ә сез кайсы чишмәне үз итәсез?

“Артур” чишмәсенә сәяхәт
“Артур” чишмәсенә сәяхәт

Күпләрнең өйләренә су краннан килсә дә, халык чишмә суын эчәргә тырыша. Шәһәр кешеләренең дә юлда очраган чишмәләрдән су алып кайтып эчүчеләре җитәрлек.

Әкрен генә итеп челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый соң, кемнәрне генә сихерләми?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар...

Юкка гына ата-бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салмаганнар бит. Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.  

Чишмәне халыкта  изге урын дип исәплиләр. Дөрес тә инде... Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче эш итеп авыл чишмәсенә юлланалар. Чөнки туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан башлана да инде. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шул көйләрне тыңласаң, бала чакка кайткан кебек буласың...

Вакыт үтә, заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр генә үзгәрми дисәң дә була. Алар һаман үзләренең сихри моңлы җырларына күмелеп  челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Шунысын онытмыйк.  Кызганычка каршы, юкка чыккан чишмәләр бик күп. Бергәләшеп өмәләр ясап, чишмәләрне чистартып торыйк. Шулай эшләсәк, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп барысын да сөендереп торыр. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз бит ул.

“Артур” чишмәсенә сәяхәт
“Артур” чишмәсенә сәяхәт
Автор:
Читайте нас: