Район үзәге урамнарында тәртип булсын дип һәр хезмәткәр тырышлык сала. Вакыты-вакыты белән шундый өмәләр гөрләп тора. "Балтач таңнары" ир-егетләре тиз вакыт эчендә коллективка тәгаенләнгән урам юлы читен чабып алды.
Һәр йорт хуҗалары да үз өе алларын чабып торуы зарур. Шулай булганда хәстәрлекле хуҗа кулы сизелеп тора. Урамнардан үткәндә игътибар итегез әле.