"Балтач таңнары" редакциясе коллективы "Чиста пәнҗешәмбе" өмәсенә актив кушылды. Бина янындагы бакчадагы куакларның ботакларын кискәннән соң алар җыештырылды. Кыска вакыт эчендә чистарып калган бина яны бакчасы пөхтәлеге белән игътибарны җәлеп итте.