Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
5 апрель 2022, 14:13

"Яз хәбәрчесе" чарасы

Асавка авыл модель китапханәсендә Асавка  авыл клубы хезмәткәрләре берлектә "Вестники радости и весны" дигән чара үткәрде.

Асавкалылар   "Яз хәбәрчесе" дигән күркәм чара үткәрде. Очрашуда балалар бәйрәм тарихы, кошларның файдасы, табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. "Әкият һәм хикәя геройлары кош-корт" викториналары кызыклы үтте. "Нинди кош ул? Уйла!", табышмакларга һәм кроссвордларга актив җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә "Исәнмесез, кош-корт" дигән ачык карау оештырылды, анда төп геройлар, безнең канатлы дусларыбыз турындагы китаплар тәкъдим ителде. Чара азагында ата-аналар белән берлектә ясалган сыерчык оялары конкурсына йомгаклар ясалды.

Сырчык оялары ясап кошларны каршы алу нинди матур күренеш.

 

 

"Яз  хәбәрчесе" чарасы
"Яз  хәбәрчесе" чарасы
"Яз хәбәрчесе" чарасы
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: