Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
10 март 2022, 09:14

Россиядә кайчан җылытачак?

Синоптиклар берничә көн алдан һава торышын фаразлаганнар.

Россиядә кайчан җылытачак?
Россиядә кайчан җылытачак?

 

Синоптиклар берничә көн алдан һава торышын фаразлаганнар.

 

Синоптиклар Россиянең Европа өлеше үзәгендә көндезге температураларның уңай билгегә кадәр күтәрелүен, якшәмбе инде плюс 7 градуска кадәр җылынуын фаразлыйлар.

Бу хакта РИА Новости га Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

"Шимбә көнне Россиянең Европа үзәгендә көндезге температура җылы булачак. Бу төньяк-көнчыгыштан һава массаларының йогынтысы туктатылуга һәм көндез кояш энергиясе температураның күтәрелүенә китерүенә бәйле булачак. Якшәмбе көнне плюс 3 — плюс 5 градус җылы булачак. Алга таба көндез шулай ук плюс 2 — плюс 7 градус булачак. Шактый җылытачак", - дигән Вильфанд.

Төбәк йомшак, җылы һава массалары йогынтысында булачак, дип ачыклык керткән Вильфанд. Температура якшәмбе һәм дүшәмбе нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Автор:
Читайте нас: