Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
22 февраль 2022, 11:59

Россиядә 1 марттан компьютерлар һәм көнкүреш техникасын чүп-чар бакларына ташлауны тыялар

Россиядә 1 марттан алты төркем калдыкларны, аерым алганда, компьютерлар һәм көнкүреш техникасын, чүп-чар бакларына утильләштерүне тыю үз көченә керә.

“Быелның 1 мартыннан 6 төркем калдыклар белән эш иткәндә Табигать министрлыгының аерым таләпләре гамәлгә керәчәк”, - дип хәбәр итә “Парламентская газета”.

Аерым алганда, чүп контейнерларына резина тәгәрмәчләр, төзелеш калдыклары, медицина калдыклары, химик матдәләр, лампочкалар һәм аккумуляторларны ташлау тыела.

Иске җиһазларны контейнер янында зур габаритлы калдыклар өчен мәйданчыкта калдырырга кирәк.

“Хәзер чүп — чар ташларга ярамый дигән исемлеккә көнкүреш техникасы, компьютерның системалы блоклары, платалар һәм катгый дисклар өстәләчәк, аларны да утильләштерүгә тапшырырга кирәк булачак”, - диелә хәбәрдә.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: