1 декабрьгә халык сынамышлары: Кышның беренче көне нәрсә турында сөйләячәк?
Бу көнне нинди һава торышы булса, алдагы өч айда да шундый булачак.
1 декабрь календарь кышның башлануы булып санала. Ата-бабаларыбыз бу көнне һава торышын игътибар белән күзәткәннәр, чөнки урамда нинди һава торуына ышанганнар, ул кышкы айларда да шундый булган.
Мәсәлән, җылы көн җылы һәм кыска кыш вәгъдә иткән, ә салкын — кырыс һәм озын кышка ишарә. 1 декабрьдә буран яки көчле җил булса, Май чабуга кадәр кар явачак.
Бүген, 1декабрь... Балтачта иртәдән һава температурасы 2 градус җылы һәм көнозыны коеп яңгыр ява...
Урыслар әйтмешли, “У природы нет плохой погоды”...
Аида Хәйртдинова фотосы