Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
28 ноябрь 2021, 17:53

Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды

Балтач районы авылларында яшәүче ир-егетләр, хатын-кызлар ял вакытларын бушка үткәрмиләр. Бүген, 28 ноябрь ккөнне Иске Балтач, Иске Яхшый авыллары тирәсендә Йөгерек Танып елгасы өсте балыкчылар төркеменнән гөр килеп торды.

Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды

 

Балтач районы авылларында яшәүче ир-егетләр, хатын-кызлар ял вакытларын бушка үткәрмиләр. Бүген, 28 ноябрь көнне Иске Балтач, Иске Яхшый авыллары тирәсендә Йөгерек Танып елгасы өсте балыкчылар төркеменнән гөр килеп торды.

Сәламәтлек һәм актив озын гомер елын балтачлылар лаеклы үткәрәләр.

—Тиз генә иртәнге эшләрне төгәлләдем дә, балыкка төштем. Чиртсә күңелле бит. Аның балыгында түгел, мәзәгендә эш, — ди бер балыкчы.

Балыкчылар дус, үзара тату. Кармакларга чабак, аҗау, шыртлака, густера, алабуга һәм башка балыклар каба. Балыкчыларның өс киемнәре, алып килгән "эш кораллары" ук тәҗрибәле балыкчылар икәнлеген әйтеп тора. Барысы да эшне бозны бораулап тишүдән башлыйлар. Елганың кайсы урынында нинди балык чирткәнен, ничек чирткәнен “ятлап” бетергәннәр.

Мавыктыргыч шөгыль диләр кышкы балык кармаклауны. Чынанан да шулай икән. Ә бер-берең белән аралашу, сөйләшү, табигатьтә ял итеп кайтуны бернигә дә алыштырып булмый.

 

Автор фотолары

Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Балтач балыкчылары кышкы балык кармаклау сезонын көтеп алды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: