Башкортстанда якындагы ике көндә 12 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр иттеләр республика синоптиклары.
Башгидромет мегълуматлары буенча, 5 октябрьдә Башкортстанда явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан,төньяк-көнчыгыштан исәчәк.
Һава температурасы төнлә-0, минус 5. Республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында 10градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы 5-10 градуска кадәр җылыначак.
6нчы октябрьдә урыны белән яңгыр һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан исәчәк.
Һава температурасы төнлә 2, -3 градус, аязайганда 8 градуска кадәр суытачак. Көндез шактый җылы — 7-12 градус булуы көтелә.
Бүген, 4нче октябрьдә, Башкортстанда явым-төшемсез. Җил төньяктан,төньяк-көнчыгыштан.
Көндез һава температурасы- 3 - 8 градуска кадәр җылы булачак.