Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
28 сентябрь 2021, 10:21

Көнтүгешләрне зур өмәдә көтәләр

2 һәм 3 октябрь көннәрендә Көнтүгеш авылында төзекләндерү, чистарту эшләре буенча чираттагы зур өмә оештырыла.

Көнтүгешләрне зур өмәдә көтәләр
Көнтүгешләрне зур өмәдә көтәләр

 

2 һәм 3 октябрь көннәрендә Көнтүгеш авылында төзекләндерү, чистарту эшләре буенча чираттагы зур өмә оештырыла.

Өмәгә авылда яшәүчеләрдән тыш, шунда туып-үскән, чит авылларда, чит районнарда, шәһәрләрдә яшәгән, туганнары биредә яшәгән, авылга битараф булмаган барлык мәрхәмәтле кешеләрнең кайтуы, килүе сорала.

Өмә иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. Барлык өмәчеләрнең эш кораллары (триммер, бензин пычкысы, тырма, көрәк, балта һәм башкалар) алып кайтуы шарт.

Өмә авылның Үзәк урамында гына түгел, бөтен авыл буйлап оештырылачак. Авылдан чыккан көнтүгешлеләрнең туган йортлары тирәсен тәртипкә китерүе дә сорала.

Көнтүгеш авыл биләмәсе

 

Көнтүгешләрне зур өмәдә көтәләр
Көнтүгешләрне зур өмәдә көтәләр
Автор:
Читайте нас: