Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
22 сентябрь 2021, 15:00

Республикада Бөтендөнья чисталык көне узачак

Бу шимбәдә, ягъни 25 сентябрьдә, республика территориясендә Бөтендөнья Чисталык көне оештырылачак.

Республикада Бөтендөнья чисталык көне узачак
Республикада Бөтендөнья чисталык көне узачак

 

Бу шимбәдә, ягъни 25 сентябрьдә, республика территориясендә Бөтендөнья Чисталык көне оештырылачак. Бу хакта БРның табигатьттән файдалану һәм Экология министрлыгы хәбәр итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә чүп-чарга каршы көрәшкә, урамнарны, сулыкларны, аланнарны чистартуга юнәлтелгән масштаблы экологик акцияләр уза.

Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин сөйләвенчә, Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында өмәләр уздырылачак. 700дән артык мәйданчык билгеләнгән. Ул билгеләп үткәнчә, экоакциясендә республиканың битараф булмаган барлык халкы катнаша ала. “Хезмәттәшләр, гаилә, дуслар белән урамнарга чыгыгыз һәм үз табигать почмагыгызны чистарак һәм матуррак итегез, чөнки матурлык – ул, барыннан да элек, чисталык", - дип өндәде Илдар Гарифуллин.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: