Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
20 сентябрь 2021, 11:16

Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда

Тучыбай авылында матур гомер кичерүче Гөлчәчәк Казимова hәм Нәгыйм Әминовларның капкаларын үтеп керү белән, андагы матурлыкка, пөхтәлеккә исең-акылың китәрлек.

Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда
Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда

 

Күзләрне камаштырырлык аллы-гөлле чәчәкләр үстерүче хуҗа-хуҗабикәләрнең тирә-якка нур бөркеп  торган  йортларына килеп керү белән, үзеңне  могҗизалы әкият  илендә кебек хис итәсең. Үз куллары белән шундый матурлыкны тудыручы райондашларга карап сокланиый мөмкин түгел. 

Тучыбай авылында башкаларга үрнәк булыйрдай  тырыш, матурлыкны күрә белүче гаиләләр бихисап. Алар матур җәйгә тагын да ямь өстәп төрле чәчәкләр үстереп тирә-юньгә гүзәллек өләшәләр. Бигрәк тә быелгы эссе җәй көннәрендә, аларны корытмый, саклап калу зур тырышлык таләп иткәндер.

Тучыбай авылында матур гомер кичерүче Гөлчәчәк Казимова hәм Нәгыйм Әминовларның капкаларын үтеп керү белән, андагы матурлыкка, пөхтәлеккә исең-акылың китәрлек. Алар бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Гөлчәчәк Казимова  8 ел дәвамында  Тучыбай авылы кибетендә сатучы булып эшли.  Ачык йөзле, киң күңелле булуы белән авылдашлары хөрмәт итә аны. Тырыш хезмәте югары бәhалана аның, даими рәвештә  Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Буш вакытларында чәчәкләр үстерергә, бәйләм бәйләргә ярата. Эштән арып кайткач, матур чәчәкләргә карап күңел сөенә, арыганнар онытылып китә, ди хүҗабикә.

Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда
Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда
Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда
Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда
Матурлыкка гашыйк халык яши Тучыбайда
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: