Балтач таңнары
+5 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Тирә-як мохит
30 Июля 2020, 06:30
Экологик культура югары булсын!
Уфаның Киров районында “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында калдыкларны аерым җыю өчен евроконтейнерлар урнаштырыла. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Добавить в предпочтительные источники Google
Уфаның Киров районында “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында калдыкларны аерым җыю өчен евроконтейнерлар урнаштырыла.
“САХ” предприятиесенең бүлек җитәкчесе Владислав Җәлилов әйтүенчә, мондый контейнерлар урнаштыру шәһәрнең күпчелек мәйданнарында планлаштырыла.
Әле Уфада чүпне аерым җыю өчен “Спецавтохозяйство” предприятиесе төбәк операторы хезмәтләре тарифында каралган 118 мәйданчык булдырылган, 884 евроконтейнер, металлдан ясалган 50 контейнер алынган. Алардан 849 евроконтейнер калдыкларны аерым җыюга тәгаенләнгән, алар - пластик, пыяла, кәгазь.
Контейнерлар ныклы конструкцияле – алар температура үзгәрешләренә, һава шартларына чыдам, заманча экология таләпләренә туры килә.
Моннан тыш, республиканың эре шәһәрләрендә калдыкларны аерым җыю системасы кертелә. Бүген Башкортстанда бу өлкәдә Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләре һәм Туймазы районы лидерлар булып тора.
Владислав Җәлилов әйтүенчә, бу эш “Экология” гомумдәүләт проекты максатларына туры килә һәм шәһәр кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырта, халыкның экологик мәдәниятен күтәрә.
Фото: Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"