Тирә-як мохит
22 Июня 2020, 07:58

Андрей Назаров: 1 сентябрьгә республикада чүп-чар баклары өчен рәшәткәләнмәгән һәм каты капламсыз мәйданчыклар калмаска тиеш

22 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә үтте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә вице-премьер Борис Беляев катнашында узды.

БР Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин каты коммуналь калдыкларны (ККК) транспортлауны теркәү автоматлаштырылган системасының фотомәгълүмат базасын актуальләштерү турында сөйләде. Республика буенча уртача күрсәткеч 94,4% ка җиткән.
Беренче вице-премьер Андрей Назаров, муниципалитетлар регоператорлар белән берлектә, 1 сентябрьгә кадәр мәйданчык тирәсендә төзекләндерү эшләре алып барсын өчен, ике атна эчендә барлык контейнер мәйданчыкларын инвентаризацияләүне төгәлләргә кушты.
Киңәшмәдә ял итү урыннарыннан чүп чыгаруны оештыру мәсьәләсе дә каралды. Әлеге тема буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ республика халкы тарафыннан шикаятьләр санының артуын күрсәткән.
- Кешеләрнең шикаятьләре арта. Ике атнадан шикаять күбрәк булса, башта җитәкчеләрне, аннары регоператорларны да алыштырачакбыз. Бу эшнең нәтиҗәлелегенә безнең халыкның уңайлылыгы бәйле, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=49138
Читайте нас