Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
19 март 2019, 18:23

Ар елгасы сулары чынлап пычранамы?

Курач авылында урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе Ар елгасы суларын пычрата, дип борчылу белдерүчеләр бар.

Курач авылында урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе Ар елгасы суларын пычрата, дип борчылу белдерүчеләр бар.
Курач авылында кошчылык фермасы ачылганның беренче көннәреннән үк моңа борчылу белдерүчеләр табылган иде. Янәсе, ферма Ар елгасы суларын пычрата. Ферма ачылганнан соң елгада бәрде балыгы (хариус) аз очрый башлады, дип ычкындыручылар бар. Ләкин бу төр балык саны кыскаруга аны күпләп тоту да сәбәпчедер, мөгаен.
Курач авылындагы кошчылык фермасы елганы пычратуы турында шикаять белдереп, авылда яшәүче бер граждан Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына да мөрәҗәгать иткән.
Кичә башкаланың дәүәләт анализ күзәтүе идарәлеге белгечләре килеп Курач авылындагы кошчылык фермасы тирәсендә Ар елгасы су үрнәкләрен анализга алганнар. Тирәя як мохитне саклау буенча Бөре төбәк идарәсе белгеч-эксперты Рифат Сафин белгеләвенчә, идарә белгечләре П. Волошенко һәм Т. Тюкилин
Ар елгасы суы үрнәкләрен фермадан, агым буенча, югары һәм түбән нокталардан алганнар. Тикшерүгә барлыгы 20 литр су алынган. Шушы үрнәкләрнең анализ нәтиҗәләре буенча, милекчегә карата карар чыгарылачак. Су пычратыла икән, җавап тотарга туры килә дигән сүз.
Шулай ук Курачка рейд барышында тирә-як мохитне саклау буенча Бөре төбәк идарәсе белгеч-эксперты Рифат Сафин бакчасында 5 ел дәвамында тупланган тиресне яндырып маташкан бер гражданга протокол төзегән. Тирә-як мохитне саклау законнары белән исәпләшмәгән бу гражданны административ җаваплылык көтә.
Читайте нас: