Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
15 март 2019, 12:43

Балтачлылар чүп-чар чыгарган өчен дөрес түлиме?

Ел башыннан балтачлыларга көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүгә квитанцияләр килә башлады.

Ел башыннан балтачлыларга көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүгә квитанцияләр килә башлады.
Аларда дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелүе күпләрдә борчылу тудырды. Мәсәлән, бер кеше яшәгән йорт адресы буенча биш кеше өчен, кеше яшәмәгән йортлар адресына чүп түккән өчен күпмедер сумнар күрсәтелгән квитанцияләр килү кебек күңелсез күренешләр күзәтелде.
Район үзәге Иске Балтач авылында урнашкан электр энергиясе сату компаниясе хезмәткәрләре авыллардагы йортларда прописка буенча яшәгән кешеләр санын дөресләү йөзеннән документлар кабул итә. Моның өчен паспорт күчермәсе, теркәлгән кешеләр турында авыл биләмәсеннән алынган белешмә алып килергә һәм урында әзер гариза бланкын тутырырга кирәк.
—Кабул ителгән документлар Дүртөйле шәһәренә, төбәк операторына юллана. Ел башыннан 300гә якын кешенең документы кабул ителде, барысы да төбәк операторына җибәрелде. Һәр атнаның дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә халыкны шушы мөрәҗәгатьләр буенча кабул итәбез. Халык вакытны сузмасын, килсен, мәгълүматларны дөресләсен иде, — ди өлкән агент Зәвия Хөсәенова.
Ә сез чүп өчен дөрес түлисезме?
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: