Мәгълүм булуынча, 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ санлы “ Производство һәм куллану калдыклары” турында федераль законына һәм 2014 елда аңа кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, 1 гыйнвардан каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасы гамәлгә кертелде. Республикада калдыклар әйләнеше өчен җаваплы төбәк операторлары булдырдылар. Алар барлыгы дүртәү. Безнең район икенче зонага карый. Балтачлыларны “Дүртөйлемелиоводстрой” җәмгыяте хезмәтләндерә. Төбәк операторы белән килешү төзелеп, яңа елның беренче көненнән үк ул эшли башлады. Алар системаны башыннан ахырына кадәр оештырырга: һәр торак пункттан калдыкларны җыярга һәм чыгарырга, чүп ташучылар белән эшне көйләргә, чүп-чарны сортларга аеру комплексларының булганнарын камилләштерергә, җитмәгәннәрен төзергә, эшкәртүгә яраклы калдыкларны махсус предприятиеләргә җибәрергә бурычлы. Эшкәртүгә бирелми торган чүп-чар полигоннарда утильләштереләчәк.
Яңалык, гадәттә, халыкта күп сораулар тудыра. Социаль челтәрләрдә кире фикер белдерүчеләр бар. Мәсьәләгә ачыклык кертү максатында, “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хәбәрчесе районда “Чүп реформасы”н тормышка ашыруны көйләүче белгечләр: район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Мөккамил улы Әхмәдуллин һәм Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльмар Рәшит улы Галимҗанов белән әңгәмәләште.
—Шамил Мөккамилевич! “Чүп реформасы”ның төп максаты нидән гыйбарәт?
—Бу реформа табигатькә экологик йөкләнешне киметү максатында тормышка ашырыла. Аның төп идеясе – файдалануга яраклы калдыкларны мөмкин кадәр күбрәк эшкәртүне оештыруга, калдыкларның барысын да җиргә күмеп кенә утильләштерүне булдырмауга юнәлтелә.
—“Чүп реформасы” тормышка ашырыла башлаганга айга якын вакыт үтте. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалды дип әйтергә мөмкинме?
—Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасын тормышка ашыру барышында 2019 ел күчү чоры булып исәпләнәчәк. Яңа системада эшли башладык дип әйтергә нигез бар. Куллану калдыкларын туплау өчен, билгеләнгән нормаларга ярашлы, авылларда барлыгы(район үзәген исәпләми) 468 контейнер урнаштырырга планлаштырган идек. Әлегә авылларда 210 махсус савыт кайтарып урнаштырылды. Ә район үзәгенә килгәндә, биредә күп фатирлы йортларда 26 берәмлек контейнер урнаштырылды. Шулай ук индивидуаль йортларда яшәүчеләр өчен 50 ноктада калдыклар туплау урыны билгеләнгән. Иске Балтач авыл җирлегенә караган авылларда шулай ук 14 контейнер бүген каты көнкүреш калдыкларын туплау урыны ролен үти.
Килешүгә ярашлы, төбәк операторы махсус автомашинасы район үзәгеннән калдыкларны атнага өч тапкыр, эрерәк авыллардан атна саен, кече авыллардан ике атнага бер тапкыр килеп алырга тиеш.
Калдыкларны туплау урыннары санитария таләпләренә ярашлы җиһазландырылачак. Контейнерларны япма астына, бетонланган мәйданчыкка урнаштыру планлаштырыла. Калдыкларны туплау урыны өч ягыннан киртәләнеп тә алыначак. Болары, әлбәттә, җәй айларында башкарыласы эшләр. Контейнер мәйданчыкларын җиһазландыруны агымдагы елның 1 ноябренә төгәлләргә тиешбез.
—Эльмар Рәшитович! Урамнардан үткәндә игътибар итми мөмкин түгел. Иске Балтачта контейнерлар һәрвакыт тулы. Савытлар җитәрлек түгелме, әллә төбәк операторы өлгерә алмыймы?
—Контейнерлар санына килгәндә, калдыкларны нормалар буенча чыгаруны исәпләсәк, төбәк операторы махсус автомашинасы савытларны көн саен бушатып торган очракта, Иске Балтачта 46 берәмлек контейнер белән дә “Чүп реформасы”н тормышка ашырып була. Әле Иске Балтачта, 1,1 кубометр сыештагы илле контейнерда көнкүреш калдыклары туплана. Илле контейнер—илле мәйданчык дигән сүз. Мәйданчыклар саны, бәлки, кыскарыр да. Монысы контейнер мәйданчыкларын җиһазландыруга никадәр күләмдә акча бүленүеннән тора. Янә бер проблема, йорт хуҗалары үзләренең ихатасы алдында контейнер урнаштыруга риза түгел.
Әйе, контейнерларның буш торганы юк. Төрле караштагы кешеләр бар. Барыбер, күрсәтелгән хезмәт өчен акча алачаклар, нигә мин бушка акча түләргә тиеш, дип кайберәүләр чарлакларында еллар буена яткан чүп-чарыннан да котылып калырга тырыша. Көнкүреш калдыкларын гына түгел, ихатасындагы чүп-чарның барысын да контейнерга чыгарып салучылар бар. Ә бит яңа системага күчкәнче халык елына ике -өч тапкыр гына калдыкларын полигонга илтә иде. Тулы контейнерларны күреп, кайдан чыга икән бу кадәр калдыклар, дип чынлап торып аптырарлык. Төбәк операторы контейнерларны бушатырга өлгерергә тиеш. Чөнки ул шундый йөкләмә алган. Ләкин ул заказчыны тулысынча канәгатьләндерә дип әйтә алмыйм. Кайчак районга кече сыештагы бер автомашина җибәрәләр, анысы да юл уңаеннан Борайдан калдыклар төяп килә. Нәтиҗәдә, бездә тупланган калдыкларга автомашинада урын аз кала.
Әйткәнебезчә, әле “Чүп реформасы” ның күчү чорында гынабыз. Бары да җайланыр, дигән өметтә калабыз.