Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
22 гыйнвар 2019, 13:37

Балтачта кайберәүләргә калдыкларны туплау контейнерлары комачаулый

Иске Балтачта. Контейнерны яшь-җилкенчәк кызык эзләп аударганмы, әллә берәүләр "Чүп реформаы"на шулай ризасызлыгын белдергәнме?

Район үзәгендә әле бүген дә көнкүреш калдыклары белән тулы утырган контейнерларны күрергә мөмкин.
— Кичә төбәк операторы контейнерларны бушату өчен безнең районга махсус ике автомашина җибәрде. Алар авыллардан да калдыклар кабул иттеләр. Иске Балтачта биш контейнердагы чүп-чарны махсус автомашиналар үз бункерларына сыйдыра алмады. Контйнерлар калдыклар белән чамадлан тыш тулы. Иртәгә янә калдыклар кабул итәргә киләчәкләр. Иске Балтачта яшәүчеләр калдыкларын буш торган теләсә кайсы контейнерга урнаштыра ала,—ди Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльмар Галимҗанов.
Мәсәлән, кичә эш сәгате тәмамлану вакытында Балтач ашлык кабул итү пункты тирәсендәге ике контейнер бушатылган һәм алар үз урыннарында яхшы тәртиптә утыра иде. Ә бүген иртәнгә контейнерның берсен аударып киткәннәр. “Төнлә җил көчле булды. Җил аударгандыр,”—дип шаярталар. Уйлап карасаң, җил ул яктан исмәде дә. Контейнер җил искәнгә генә ава торган җайланма түгел.
Сер түгел, контейнерларның үз йортлары тирәсендә урнаштырылуына риза булмаган йорт хуҗалары бар. Ә, бәлки, бу контейнерны төнлә кәеф-сафа корып йөргән яшь-җилкенчәк аударып киткәннәр.
Читайте нас: